Ул беренчеләр сафында

"Михаил кырга һәрвакыт иң беренче булып килә",-дигән сүзне хезмәттәшләре, җитәкчеләре авызыннан да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бу сүзләр быелгы уракта аеруча уңышлы хезмәт куйган "Логос" җәмгыяте шоферы Михаил Лаврентьев адресына аталып яңгырадылар. Мин биредә булганда аңа бирелгән сыйфатнамәләр, чыннан да, аның тырыш, хезмәт сөючән, намуслы булуын характерладылар. Иңнәрендә 40...
"Михаил кырга һәрвакыт иң беренче булып килә",-дигән сүзне хезмәттәшләре, җитәкчеләре авызыннан да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Бу сүзләр быелгы уракта аеруча уңышлы хезмәт куйган "Логос" җәмгыяте шоферы Михаил Лаврентьев адресына аталып яңгырадылар.
Мин биредә булганда аңа бирелгән сыйфатнамәләр, чыннан да, аның тырыш, хезмәт сөючән, намуслы булуын характерладылар. Иңнәрендә 40 ел хезмәт стажы булган Михаил Ильич хезмәттәшләре, коллектив алдында хаклы рәвештә абруй казанган. Пенсия яшендә булуга карамастан, аңа инде 62 яшь, аннан тулы энергия ташып тора, әле шофер урындыгында утыручы күп кенә яшьләргә фора бирергә мөмкин әле ул!
Анатыш авылында туып-үскән егет машина йөртү серләрен ДОСААФта укып үзләштерә. Армия хезмәтен дә хәрби машина руле артында уза. Аннан озак еллар дәвамында ул элекке Черняховский исемендәге колхозда, туган җирендә шофер булып эшли. Бер үк вакытта тракторын да, комбайнын да иярли. Шул еллардан бүгенгечә ул инде үз эшенең чын остасына әйләнә. "Логос"та исә өченче елын хезмәт куя. Иң мөһиме, кайда гына эшләмәсен, Михаил җаваплылык тоеп эшли.
-Биредә аеруча хезмәтне оештыру югары биеклектә, һәркем эшен белеп, җиренә җиткереп башкара, хезмәтчәннәр, җитәкчеләр белән аңлашу бар, хезмәт хакы да яхшы,-ди ул.
-Михаил Ильич өлкән буыннар чыныгуы алган намуслы хезмәт кешесе. Шуңа күрә үзенә йөкләнгән эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкару аның өчен әллә ни кыенга туры килми. Көндәлек уңышлы хезмәте Лаврентьев өчен гадәти санала,-ди хуҗалыкның агрономы Виктор Гуськов.
Быелгы елда да логослыларда уңыш начар түгел. Елның кырыслыгына карамастан арпаның кайбер участоклары 35 әр центнер тәшкил иткән. Бодайның гектар уңышы 25 әр центнер булган. Быел мондый уңышка ирешүчеләр бик аздыр. "Логос"ның чәчү мәйданын исәпләгәндә аеруча. Шуңадыр да, дүрт "Лексион" һәм ике "Нью Холланд" ике сменада туктаусыз рапс, арпа, бодайны җыеп алу белән мәшгульләр. Ә суктырылган ашлыкны өч "КамАЗ" тагылма арбалар белән амбарларга ташып торалар. Монда исә үзәктә хезмәттәшләре Анатолий Кузнечиков белән Абдулхәбир Сабиров янәшәсендә Михаил Лаврентьев та хезмәт куя. Бүгенге көнгә ул үзенең "КамАЗ"ында инде 3000 тоннадан артык икмәк ташыган. Дөрес, янәшәдәгеләр дә аннан калышмый. Әмма, әлегә ул беренче!
Рәсемдә: Михаил Лаврентьев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 11:19Хатын-кызның чәченә карап холкын белергә мөмкин Озын толымлы татар кызларына һәрвакыт сокланып, горурланып карыйбыз. Озын толымнар үстерү — борынгыдан калган гадәт.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 08:44Сәгатьне кайсы кулга тагасы? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.3400
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.9800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган16300
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.25200
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.17100
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.20000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:46Чын күңелдән зур рәхмәт Тирә-ягыбызда башкалар өчен игелекле гамәл кылучы шәхесләр аз түгел.19600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Кадерле кешебез мәңгелеккә арабыздан китте 12 нче гыйнвар көнне Яншык авылыннан безнең өчен кадерле булган кешебез Якуп Гыйлемхан улы Мостафин мәңгелеккә арабыздан китте.35200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:35Балыкбистәлеләр, бәйрәмдә саклык чараларын күрегез 19 гыйнварда православие динендәгеләр мөһим бәйрәмнәренең берсе Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне районның барлык гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылулар узачак.24700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:33Алинә Гатиятова: " Динәбезнең әдәби бәйгеләрдә тәүге катнашуы түгел иде" Узган ел башыннан ел ахырына – декабрьгә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан иткән иде.24901
-
15 гыйнвар 2021 - 09:26Язмышларны бергә бәйләп Якташыбыз – Анастасия Федоровна Парфенова үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтте. Әлеге гомер бәйрәмен ул бердәм, дус гаиләсе белән бергә каршылый.26800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:24Балык Бистәсендә вакцинацияләү дәвам итә Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча Балык Бистәсе районында бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән 54 авыру очрагы ачыкланган.22600
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
30 декабрь 2020 - 10:54
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра6400
-
19 гыйнвар 2021 - 11:19Хатын-кызның чәченә карап холкын белергә мөмкин Озын толымлы татар кызларына һәрвакыт сокланып, горурланып карыйбыз. Озын толымнар үстерү — борынгыдан калган гадәт.2800
-
19 гыйнвар 2021 - 08:44Сәгатьне кайсы кулга тагасы? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.3400
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.9800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган16300
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.25200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика