Ул авылын үз итте

Чираттагы бер җыелышта муниципаль район башлыгы авылны яшәтү, халыкны эш урыны белән тәэмин итүдә гаилә фермалары ачуның әһәмияте зур дигән иде.
Бу яңалык районыбызда да киң кулланыш тапты. Хөкүмәт һәм район җитәкчелеге ярдәме белән бүген 20 гаилә фермасы уңышлы эшли. Авыл кешесе шулай бит инде ул, баштагы мәлдә һәрвакыт яңалыкка шикләнеп карый. Ә инде эш җайлаша башлагач күбесе шуңа алына. Һәркем кулы яткан эшкә керешеп үз кәсебен таба. Кыскасы, көчле рухлы, хезмәт сөючән, сәләтле егет һәм кызларга аптырап утырасы юк. Акча эшләүнең яңа төрләре кулланыла. Әнә Котлы Бөкәш авылы егете Рәнис Хәмидуллин да урта мәктәптән соң Чаллы шәһәрендә югары уку йортын тәмамлагач, кайберәүләр кебек кая барырга дип аптырап калмаган. Әлбәттә инде студент елларыннан ук яңалыкны тиз отып ала торган бу сәләтле егетне кайбер оешмалар үзләренә эшкә чакыра. Тик кече яшьтән авыл тормышын күреп, шуның эчендә кайнап үскән егет ансат кына шәһәр кешесе була алмый. Мәктәптә укыганда ук терлекләр янында кайнашуы аны авылга дәшә. Туган авылына кайткач Рәнис үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Аннары Мам.Каз. Чаллы авылында озак еллардан бирле тик торган, инде бер өлеше җимерелә башлаган колхозның элеккеге ферма бинасын алып ремонт эшен башлый. Аның эчен-тышын яңартып 30 баш атка исәпләнгән гаилә фермасы оештыра ул. Киләчәкне күз уңында тотып егет өстәмә бүлмәләр дә булдыра. Авыл атлар белән ямьле диләр. Инде быел көз аенда гаилә фермасын эшләтеп җибәрә. Бүген аның янына мәктәп укучылары да еш килә. Ул аларны ат белән эш итәргә, ашатырга, тәрбияләргә өйрәтә. Фермада эш атларыннан тыш әле аның махсус өйрәтелгән чабыш атлары да бар. Әлбәттә инде язгы Сабантуй бәйрәмендә ат узышларында катнашырлык өметле малайларны сайлап алып күнекмәләр үткәрә. Бу эштә аңа шулай ук атларны яратучы Фәрит абыйсы Садриев та булыша. Ул озак еллардан бирле үз хуҗалыгында ат тоткан. Шуңа аны асрауның серләрен яхшы белә. Алар үзара киңәшеп малларны тәрбияләүдә яңалыклар, үзенчәлекләрне өйрәнеп эш итәләр. Җәй айларында алдан ук кыш чыгарга җитәрлек атлар яратып ашый торган азык туплап ныклы база булдырганнар. Яшь фермерның киләчәккә уй-планнары да зурдан. Ул тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә, гаилә фермасын үстереп матди техник базасын ныгытырга исәп итә. Үз җир участогын, болынлыгын булдыру турында да уйлана. Чөнки маллар алдында печән бары тик яхшы сыйфатлы гына булырга тиеш. Аннары фермада эшләүче һәм авылда яшәүчеләргә дә азык белән булышмыйча ярамый, дип яшь фермер туфрак эшкәртү, печән чабу өчен кирәкле агрегатлар, техника алу турында һәм фермада эш шартларын җиңелләштерү хакында да хыяллана. Эшкә теләге, киләчәккә уй-планнары булган кеше үз дигәненә бик тиз ирешә диләр бит. Аның да үз гаилә фермасын районда күпләргә үрнәк булырлык хәлгә китерәсе килә. Яңа ел да яшь фермер өчен уңышлы килер дигән ышанычта калыйк.
Рәсемдә: Рәнис Хәмидуллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 10:13Ялгыш кисешкән сукмак ( Хикәя) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.10000
-
27 гыйнвар 2021 - 09:00Челтәр үрүчеләр даны кире кайта Гомер-гомердән безнең якларда челтәрләп үрелгән эшләнмәләр (кружевоплетение) дан тоткан.10000
-
27 гыйнвар 2021 - 08:55Сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар! Гыйнвар аенда карның күп явуы һәм соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы нәтиҗәсендә йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.8300
-
27 гыйнвар 2021 - 08:47Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе билгеле булды Бердәм дәүләт имтиханнарына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр генә калып бара.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 08:42Райлә Фатих: “Еламаган балага имезлек бирмиләр” Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар.12200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:36Балыкбистәлеләр, хаталардан сабак алыйк 2020 елның нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә барлыгы 153 җинаять эше теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 13 җинаятькә кимрәк.10600
-
27 гыйнвар 2021 - 08:26“Сәламәт бул” (“Будь здоров”) коллективы чаңгыда йөреп кайттылар Балык Бистәсенең көнчыгышында урнашкан урман зонасы чаңгыда йөрүчеләрнең яраткан урыннары. Биредә узган ел ахырында чаңгы базасы эшли башлады.11100
-
26 гыйнвар 2021 - 10:34Балык Бистәсенең агротехник техникумында студентлар көне узды Район агротехник техникумында студентлар көненә багышланган кичә булды.14000
-
26 гыйнвар 2021 - 09:18Әнвәр Нургалиев: "Нәрсә булды бу дөньяга?" Алып баручы, җырчы Айрат Ильясовның инстаграмындагы кайгылы хәбәре астына Әнвәр Нургалиев шулай дип язган.16700
-
23 гыйнвар 2021 - 10:23Зәңгәр Күл авылында яшәүче Зәмзәмия һәм Октябрис Зәйнуллиннарның күркәм бәйрәме Озак еллар парлы гомер кичерүче үрнәк гаиләләр - авыл күрке.40000
-
22 гыйнвар 2021 - 09:44" Гаиләбез белән бәлага тарыдык." Яңа ел алдыннан, 16 декабрьдә, гаиләбез белән бәлага тарыдык.43000
-
22 гыйнвар 2021 - 09:19Миләүшә Зарипова: " Елның шулай матур башланып китүен яхшыга юрыйбыз" Урамнан узган туй машиналарын күреп кемнең генә йөрәге җилкенмәс икән?! 2021 ел да яшьләребез өчен матур башланып киткән.27900
-
22 гыйнвар 2021 - 09:16Балтач авылыннан Нияз Гыйлемҗанов бронза медаль яулап алды. Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендә “Ак Барс” көрәш сараенда сумо көрәше буенча ир-атлар арасында Татарстан чемпионаты узды.32600
-
26 гыйнвар 2021 - 10:26Наил Мостафин: "Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды".
-
25 гыйнвар 2021 - 14:09Балык Бистәсе районында челтәрләп үру яңара
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
26 гыйнвар 2021 - 08:28
-
22 гыйнвар 2021 - 09:41Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз. Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз.12300
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.4000
-
27 гыйнвар 2021 - 10:13Ялгыш кисешкән сукмак ( Хикәя) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.10000
-
27 гыйнвар 2021 - 09:00Челтәр үрүчеләр даны кире кайта Гомер-гомердән безнең якларда челтәрләп үрелгән эшләнмәләр (кружевоплетение) дан тоткан.10000
-
27 гыйнвар 2021 - 08:55Сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар! Гыйнвар аенда карның күп явуы һәм соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы нәтиҗәсендә йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.8300
-
27 гыйнвар 2021 - 08:47Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе билгеле булды Бердәм дәүләт имтиханнарына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр генә калып бара.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 08:42Райлә Фатих: “Еламаган балага имезлек бирмиләр” Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика