Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тыңгысыз күңелле ул

    Урып-җыю эшләре башланырга санаулы көннәр калганда, кичке якта гына Зур Мәшләк авылына барып чыктык. Эш сәгате күптән тәмамлануга карамастан, машина-трактор паркында комбайн янында чуалучы егеткә күзем төште. -Безнең иң алдынгы игенчебез Айрат Гайнуллин. Шундый тыңгысыз күңелле механизатор инде, үз эшенең чын остасы. Урып-җыю чорында һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара,-дип таныштырды безне...

    Урып-җыю эшләре башланырга санаулы көннәр калганда, кичке якта гына Зур Мәшләк авылына барып чыктык. Эш сәгате күптән тәмамлануга карамастан, машина-трактор паркында комбайн янында чуалучы егеткә күзем төште.
    -Безнең иң алдынгы игенчебез Айрат Гайнуллин. Шундый тыңгысыз күңелле механизатор инде, үз эшенең чын остасы. Урып-җыю чорында һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара,-дип таныштырды безне "Аяз-Ойл" җәмгыяте директоры Нияз Шәмсетдинов.
    Егет күршедәге Мам.Каз.Чаллы авылында туып үскән. Әтисе Габделәхәт абзый да үзвакытында колхозның иң алдынгы игенчесе булган. Гаиләдә бердәнбер малай булганга гына түгел, үзенең бик күп иптәшләре кебек Айратның да күңеле кечкенәдән техникага тартыла. Авыл җирендә яшәгәч, ничек инде техника яратмыйсың. Шуңа әле мәктәпкә укырга кергәнче үк ул әтисе янәшәсендә йөрергә ярата. Бу мавыгулары аны хуҗалык эшенә тарта. Егет үзе дә ул чорларны шаяру сүзләре белән телгә ала.
    -Мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлауга быел-23, ә комбайнга утыруыма 27 ел тула,-ди Айрат.
    Мәктәптән соң кайберәүләр кебек ул читкә китәргә ашыкмый. Район 85 нче һөнәри училищеның Котлы Бөкәштәге филиалында укып, кулына киң профильле механизатор һәм автомобиль йөртүче таныклыклары алып чыга. Менә шуннан соң әтисе Габделәхәт абзый һәм колхозның бай тәҗрибәле игенчеләре Габдулла Ханов, Шәфигулла Кәримовлар янәшәсендә ашлык суктыра. Тик урып-җыюны тулысынча тәмамларга насыйп булмый аңа, хәрби хезмәткә чакыралар. Ракета гаскәрләрендә бүген исеме бөтен дөньяга мәгълүм булган-Байканурда хезмәт итеп кайткач, кабат колхозда эшли башлый. Аңа искерәк кенә "Нива" комбайны тапшыралар.
    Уракка керешергә вакыт аз калганлыктан, техниканы җентекләп әзерли егет. Урып-җыюда ул үзен бары тик уңай яктан гына таныта. Шуннан башлана да инде аның хезмәт уңышлары. Егет һич кенә дә бер эштән тартынмыйча, кая кушсалар, шуны башкара. Дөньялар буталып, үзгәрешләр башлангач та эштән бушамый, яраткан хезмәтен "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында дәвам иттерә. Биредә эшләгәндә оста игенчене мәшләклеләр бик тиз күреп үзләренә чакыралар. Авыл хуҗалыгы машиналарын, игенчелектәге катлаулы операцияләрне яхшы белгәнгә, монда да ул бик тиз таныла. Заман рухын тоеп эшләүче хуҗалыкта алыштыргысыз механизаторга әйләнә. Күп һөнәр иясенә һәр коллективта урын табыла. Айрат та бер эштән калмыйча тырыша. Тракторда җир эшкәртеп чәчү чәчә, комбайнга утырып игеннәрне җыеп алуда катнаша. Хәтта, автомашина белән ерак рейсларга чыгып китүдән дә тартынмый. Соңгы елларда ул хуҗалыкта "КамАЗ" белән төрле кирәк-ярак кайтаруда мактала. Урып-җыю вакыты якынлашкач автомашинасын куеп комбайнын төзекләндерүгә алына. Быел да ул заводтан 12 ел элек кайткан "ДОН" комбайнын хуҗалыкта беренчеләрдән булып әзерлек сызыгына куйган. Ярдәмчесе Миннәхмәт Шәмсевәлиев тә сыната торганнардан түгел. Быел хуҗалыкта игеннәрне җыеп алуда да алар лидерлык итә. 141 гектар мәйданны биләгән арыш басуын да күз ачып йомганчы диярлек җыеп алганнар. Җитәкчеләр һәм белгечләр дә бу игенчеләрнең эшеннән канәгать. Шулай булмый ни, югалтуларга юл куймыйлар алар. Монысы инде тәҗрибәле игенченең ни дәрәҗәдә үз хезмәтен белеп, яратып башкаруына бәйле. Урып-җыюга алар быелгы корылыкны истә тотып әзерләнделәр. Уртак тырышлыклары бушка китмәгән. Урып-җыю эшләре ахырына якынлашкан көннәрдә әлеге экипажның хуҗалыкта һәм тирә-юньдә дан тотачагына шик юк.

    Рәсемдә: Айрат Гайнуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: