Туган якта табылган бәхет

Озак еллар дәвамында автотранспорт белән оста идарә итү генә түгел, аны сакчыл эшләтү дә зур мактауга лаек. Күптәнге танышым Илсур Җамалиев нәкъ шундыйлардан.
Бу ел аның өчен истәлекле һәм күркәм вакыйгаларга бай. Үзенә 60, ә автотранспорт чаралары белән идарә итүенә 40 ел тула.
Районыбызның Чаллыбаш авылында гаиләдә бердәнбер ир бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәмит абзый белән Рәисә апа 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әнисе гомере буена балаларга белем биргән. Шомбыт урта мәктәбен тәмамлаган малай әти-әнисе янәшәсендә апасы белән сеңлесе булуына сөенеп балалык хыялын тормышка ашыру ниятеннән Чистай елга флоты хезмәткәрләре хәзерләүче училищега укырга керә. Шуннан соң гомере буена Чулман, Идел, Агыйдел елгаларын гизәргә уйлый ул. Әмма язмыш үз төзәтмәләрен кертә. Дөрес, егет елгада да, хәтта хәрби хезмәте вакытында диңгез, океаннарда да күп йөри. Чынлап торып исәпләп карасаң, 40 ел автотранспортчы хезмәтен башкарганда ул йөргән чакрымнар җир шарын берничә мәртәбә урарлык булгандыр. Район автотранспорт предприятиесенә килүенә дә инде 30 елдан артык вакыт узган. Беренче эш көненнән үк коллективта үз итәләр аны. Бирегә килгәч егеткә шактый яхшы, төзек хәлдә булган "ПАЗ" атвобусын бирәләр. Менә шуның белән ул берөзлексез ял, бәйрәмнәрне белмичә 10 елдан артык пассажирлар ташый. Көнозын рейста булса, кайткач, эштән тыш вакытында техниканы карый, маен алыштыра, узелларын ныгыта. Ни дисәң дә, карап, саклап йөргәндә автомашина озын гомерле була. Бездә дә аны нык, сыйфатлы итеп эшли беләләр. Шулай булмаса, автобус двигателе бернинди капиталь ремонтсыз 515 мең километр юл үтәр идемени? Бүген дә әле ул элеккеге автобусын юксына. Нык, таза, яхшы сыйфатлы иде шул. Аның арт күперен бүгенге автобусына күчереп куеп, әле дә көйле эшли. Хезмәт коллективында егетне бүген дә яраталар, хөрмәт итәләр.
-Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да юлга чыгарга әзер ул. Техниканы саклап йөртә, пөхтә эшләтә. Бер сүз белән әйткәндә, безнең иң ышанычлы автотранспортчыбыз, коллективыбызның күрке ул,-ди район автотранспорт предприятиесе директоры Илфат Хөснетдинов.
Хезмәттә генә түгел, тормышта да бүген бу гаиләне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Дөрес, апасы белән сеңлесе үз тормышлары белән чит илләрдә яшиләр. Берсе Грузиядә, икенчесе Белоруссиядә гомер кичерә. Ә Илсур исә гаиләсе белән районыбызда төпләнгән. Тормыш иптәше Нурзия белән тату, матур гаиләдә алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Алар да тормышта үз урыннарын табып әти-әниләре кебек күпләрне сокландырып районыбызда яшиләр. Уллары кечкенәдән үк әдәпкә өйрәнеп, хезмәт күнекмәләре алып үскәннәр. Олы улы Искәндәр гаилә корып җибәргән, ике бала үстерә. Алар өлкәннәргә яшәү көче, ямь бирә. Оныкларының назлап дәү әти дип эндәшүе сөенеч түгелмени? Чордашым Илсур Җамалиев та үз бәхетен туган җирендә, яраткан хезмәтендә, тату гаиләсендә тапкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4400
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9400
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13600
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.22900
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.9400
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.34000
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.10100
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.9700
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.10200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.120800
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк13000
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.11000
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...10500
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7800
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4400
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9400
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13600
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.22900
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика