Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тоткан юнәлеше–өметле

    Мель.Починок авылында яшәүче Фәнил Бикмуллинны бүген чын мәгънәсендә фермер дип атарга мөмкин.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Вәкил Хаҗиев та районыбызда эшләүче бик күп фермерлар арасыннан Фәнилгә зур өстенлек бирүен белдерде.
    -Терлекчелектә дә, игенчелектә дә булдыра ул. Эшне күңелен биреп башкарганга соңгы нәтиҗәләре дә һәрвакыт сөендерерлек була,-ди ул.
    Фәнил кечкенәдән авыл хуҗалыгы хезмәтен үз итә. Моңа, бәлки балалык елларыннан ук әтисе Шамил абзый белән әнисе Шәмсеҗамал апаның аны йорт эшләренә тартуының да уңай нәтиҗәсе булгандыр. Ә мәктәп елларында ул абыйсы Рамил янәшәсендә трактор йөртү күнекмәләренә өйрәнә. Әнә шуңа 8 сыйныфны тәмамлагач та, район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Укуын уңышлы тәмамлагач, туган авылына кайтып тракторда эшли, төрле эшләр башкара. Ә хәрби бурычын үтәп кайткач Минзәләдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техник училищеда укуы һәм авылда күнекмә үтеп туплаган тәҗрибәсе аңа бик ярап куя. Кулына авыл хуҗалыгы белгече дипломы алуга, аны "Ленинская искра" совхозына механик итеп билгелиләр. Ә заманалар үзгәреп китеп хуҗалык таркала башлагач, егет югалып калмый, җиң сызганып үз эшен ачып җибәрә. Иң элек ул урманнан делянка сатып алып агач материаллары әзерләү эшен башкара. Ә соңрак 100 гектар җир алып игенчелек эшенә алына. Үстереп алган ашлыкны читкә сатмыйча абзарында асраган терлекләр өчен файдалана. Шулай итеп егет гомере буена әти-әниләре кәсебен үз итеп терлекчелек хезмәтенә күчә. Әле мәктәптә укыган елларында ук күршеләренә Биектау авылыннан кунакка кайтып йөргән Наҗия исемле кыз белән дуслашып китә ул. Ә бу балачак дуслыгы аның гомерлек юлдашына әверелә. Икесе дә эш сөючән, тырышлар. Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын елдан-ел арттыралар, сыерлар үрчетәләр. Шулай итеп, терлекчелек бүгенге көндә аларның төп яшәү рәвешенә әйләнә. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында бүген алар тормыш иптәше Наҗия белән 57 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Аның 15 е савым сыерлары. Киләсе елга ул сыерларның баш санын тагын 5 кә арттырырга исәп итә. Бу кадәр терлекне ничек туйдырасың дигән соравыма, Фәнил азыкка бервакытта да кытлык кичермәүләрен әйтте. Бүген аның 200 гектар сөрүлек җире бар. 100 гектарын авылдашларыннан алып файдалана. Җир пайлары өчен аларга ел саен 1 әр тонна печән, 2 шәр центнер ашлык, чикләнмәгән күләмдә салам бирә. Күп еллар дәвамында инде үзенең ышанычлы механизаторлары да барлыкка килгән. Кыр эшләрендә аңа Күгәрчен авылы егете, уңган механизатор Рифкать Әмиров булыша. Авылдашлары Рәмзис Ибраһимов белән Николай Шоетовның да үз вазыйфалары бар. Рәмзис трактор белән малларга азык ташыса, Николай аны терлекләр алдына тарата. Алда әйткәнебезчә, терлекләрне баланслы ашатуга зур игътибар бирелә биредә. Күпьеллык үлән җире мәйданын даими рәвештә яңартып тора. Елның-елында әле кукуруз үстереп аны сенажга да сала. Бу көннәрдә 3 ел элек әзерләнгән силосны файдалана ул. Корылыктан да зур зыян күрмәгән егет. Җирләрне тиешенчә эшкәртеп, тиешле күләмдә ашламасын керткәч, уңышы да башка еллар дәрәҗәсендә диярлек. Арышның һәр гектарыннан-25, арпадан-20, бодайдан 18 әр центнер уңыш җыеп алган.
    -Җирләрне ашлауда быел күрше фермер Илмир Габдриев зур ярдәм күрсәтте. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк,-ди ул.
    Күп еллардан бирле авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәч, үзенә кирәкле барлык агрегатларны да алып куйган ул. Чәчкеч, комбайннар үзенеке булгач, күршеләргә ялынасы да юк. Барыннан да бигрәк, шәхси эшмәкәр Фәнил Бикмуллин соңгы вакытларда сөт бәяләренең артуына сөенә. "Болай булгач, сыерларның баш санын арттырмый да булмас",-ди ул. Ни дисәң дә, һәр көнне 200-250 килограмм сөт сатудан кергән акча хуҗалыкны көйле яшәтергә ярап куя. Кыш айларында да тик утырмый ул. Эшләүче механизаторларны эш белән тәэмин итү максатыннан, урман делянкасы сатып алып агач материаллары җитештерә. Әнә шулай, ел әйләнәсе үз көче, тырышлыгы, хезмәте белән яши егет.
    Фәнил Бикмуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: