Әтисе үрнәгендә

Һәркем һөнәрне үзенчә сайлый. Берәүләр аңа уку йортын тәмамлаганнан соң килә, икенчеләр әти-әниләре хезмәтен дәвам итәргә алыналар.
Марс та кече яшьтән үк әтисе Миннәхмәт абзый янәшәсендә тракторга утырып кыр, басулар буйлап йөрергә гадәтләнеп үсә. Шуңа мәктәптә 6 нчы сыйныфларда укыганда ук җәйге ял чорында колхозга булыша. Берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Шуңа әтисе һөнәрен үз иткән егет Яңа Арыш мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, һич икеләнмичә район үзәгендәге һөнәр училищесына юл тота. Ул анда 3 ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнә, агрегатлар белән эш итү тәртибенә төшенә. Ә җәен исә тәҗрибәле укытучыларыннан алган теоретик белемен эштә ныгыта. Шулай итеп Марс үз хуҗалыгына кире әйләнеп кайтканда инде менә дигән механизатор булып җитешә. Ләкин аңа карап яшь егеткә яхшы яңа тракторны ышанып тапшырмыйлар. Бу аңлашыла да, кем инде шактый еллар хезмәт куйган өлкән яшьтәге механизаторларны читкә куеп яңа, яхшы техниканы тапшырсын. Әмма моңа ул бер дә борчылмый. Кая кушсалар, шунда бара. Карышуны белмичә тырышып эшләгәнгә, хезмәттәшләре дә, җитәкчеләре дә үз итә үзен. Әтисе киңәшен истә тотып үзенә йөкләнгән һәр операцияне җентекләп, җиренә җиткереп башкарырга тырыша.
Алда булса зур теләк, хезмәттән ял таба йөрәк, дип бер дә тикмәгә генә әйтмидер халык. Марс та үзе сайлаган язмышыннан зарланмый. Киресенчә, дөньялар гел шулай гына бармас, техникасы да яңарып камилләшер дип яңа трактор, машиналарны өйрәнә. Ә бу аңа киләчәктә бик ярап куя. Элеккеге "СК-5", "Нива" комбайннарына алмашка хуҗалыкка яңа, заманча эшләнгән "Дон"нар кайта башлый. Гадәттәгечә, андыйларны өлкәннәргә тапшыралар. Егет болар белән килешә. Үзенең тыңгысыз, авыр эшеннән ямь табып, вакытлыча килеп туган кыенлыклар алдында бер дә каушамый. Ә нигә куркырга, нәселләре дә тәвәккәл, кыю бит аларның. Әнә үз вакытында бабасы Хәмит абзый да авылда гына түгел, тирә-юньдә күпләргә үрнәк булган. Кечкенәдән әнисез калып, әбисе Зәкия апа белән бабасы гаиләсендә тәрбияләнә ул. Соңрак инде әнә шушы данлыклы Шәмсевәлиевләр нигезендә тормыш иптәше Раилә белән яңа кирпеч йорт җиткезеп керәләр. Буыннар алмашы шулай буладыр инде ул. Буыннар дигәннән, бүген районда иң олы авыллардан исәпләнгән Яңа Арышта да андый тыңгысыз күңелле механизаторлар исәпле генә калып бара. Яшүсмерләр авылда эшкә калмыйча, күбрәк шәһәр ягына тартыла. Югыйсә, биредә дә бүген эшлим, яшим дигән кешегә бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Авыл уртасына кадәр яхшы асфальт юл салынган, хөкүмәт һәм хуҗалык та андыйларны ярдәменнән ташламый. Иң сөендергәне, машина-трактор паркы да инде елдан-ел яңара. Иске, таушалган трактор, комбайннар урынына заманча эшләгәннәре кайтарыла. Әнә, Марс Шәмсевәлиев тә быел бишенче сезонын "Дон" комбайнында каршы алачак. Бу көннәрдә ул аны эшкә әзерли. Күңеле тыныч егетнең. Янәшәсендә быел 10 сыйныфны тәмамлаган улы Рәзил дә уракта катнашачак. Ә кем белә, бәлки әле киләчәктә улы да әтисе хезмәтен гомерлеккә үзенә юлдаш итәр.
Хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуровтан да бу механизатор хакында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килде.
-Эш сөючән, тырыш гаилә. Марс ел әйләнәсе тракторда, комбайнда эшләсә, аның иптәше Раилә фермада бозаулар карый. Өч балалары да үзләренә охшаган, эшчәннәр,-ди ул.
Әйе, шулай булмаса, абзарларында ике баш сыер, күп итеп терлекләр асрый алырлар идемени алар? Гадәттәгечә, бу мәшәкатьләрнең күбесе уллары җилкәсенә төшә. Әнә шулай үз тырышлыклары, хәләл хезмәтләре белән макталып яшиләр алар.
Рәсемдә: үз эшенең остасы Марс Шәмсевәлиев.
-
6 декабрь 2019 - 14:38Яшьлек хатирәләре Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.1200
-
6 декабрь 2019 - 14:21Корноухово авылы мәдәният йортында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде Шушы көннәрдә Корноухово авылы мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылучы акциянең максаты – әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка җиткерү, ВИЧ корбаны булмау өчен мәгълүмат тарату, әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп, берникадәр дәрәҗәдә булышу.1200
-
6 декабрь 2019 - 14:07Балык Бистәсе районы башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы бурыч йөкләнгән.1000
-
6 декабрь 2019 - 13:57Үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды 3 декабрь көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле идарәсе Кубогына үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бәйге шулай ук Инвалидлар декадасына да багышланды.1400
-
6 декабрь 2019 - 13:45Күпме алданырга була? Мошенникларның кыңгыр эшләре, нинди юллар, ысуллар белән алдаулары турында даими язып торуыбызга карамастан, райондашлар алдануларын дәвам итәләр.1500
-
6 декабрь 2019 - 13:28Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында чаралар узды Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Аның төп максаты–халык игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларына ирешү.1200
-
6 декабрь 2019 - 13:22Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында ни турында сөйләштеләр Туган якны өйрәнүчеләр, район мәктәпләренең музей җитәкчеләре «Түгәрәк өстәл» артында туган якны өйрәнү алымнары, аның турында материалны балаларга белем бирү һәм тәрбияләү эшендә киң куллану, туган якны өйрәнүне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм конкрет карарлар кабул иттеләр1300
-
6 декабрь 2019 - 11:01Балык Бистәсендә яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды Шушы көннәрдә Балык Бистәсе Туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды.2000
-
6 декабрь 2019 - 10:50Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты «кайнар линия» үткәрә 10 декабрь - кеше хокуклары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасының кеше хокукларын саклау буенча уполномоченный Аппараты 2019 нчы елның 9 декабрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр халык өчен хокукый мәсьәләләрне аңлатып «кайнар линия» үткәрә.2100
-
6 декабрь 2019 - 10:40Балык Бистәсе укучылары эшләре Республика Президенты игътибарына лаек Казанда 4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр «Казан. Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» XIX нчы Халыкара күргәзмәсе булды.2000
-
6 декабрь 2019 - 10:34“Кама плюс” район кулланучылар җәмгыяте пешергән икмәк-булка ризыклары сатыламы Ассортимент арта, халык яратып ала3300
-
6 декабрь 2019 - 10:30Балык Бистәсе район Советы утырышлар залында кемнәрне котладылар Хезмәтләре бәяләнде4300
-
5 декабрь 2019 - 15:58Бананны кабыгы белән ашарга кирәк Британия диетологы ябыгырга теләүчеләргә бананның кабыгын ашарга киңәш итә.4800
-
8 ноябрь 2019 - 11:22Амур кушаматлы юлбарыс белән дуслашкан Тимур исемле тәкә үлгән: аңа һәйкәл куячаклар Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27106
-
28 октябрь 2019 - 14:24Каерылган түбәләр, төбе-тамыры белән кубарып аткан агачлар: Татарстанда котырган давылның беренче нәтиҗәләре
-
22 октябрь 2019 - 14:35Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады
-
6 декабрь 2019 - 14:38Яшьлек хатирәләре Без Чаллыбаш авылында туып үскән кешеләр. Балачагыбыз шунда үтте. Һәркайсыбыз төрле якларга таралып, гаилә корып яшәсәк тә, авылыбызны онытмыйбыз. Җае булган саен бәйрәмнәрдә бергә җыелып туган нигезгә кайтабыз, урам әйләнәбез, яшьлек вакытларын искә төшерәбез.1200
-
6 декабрь 2019 - 14:21Корноухово авылы мәдәният йортында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде Шушы көннәрдә Корноухово авылы мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Тукта ВИЧ/СПИД” дигән исем астында Бөтенрәсәй акциясе үткәрелде. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан уздырылучы акциянең максаты – әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын халыкка җиткерү, ВИЧ корбаны булмау өчен мәгълүмат тарату, әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә теләктәшлек күрсәтеп, берникадәр дәрәҗәдә булышу.1200
-
6 декабрь 2019 - 14:07Балык Бистәсе районы башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы бурыч йөкләнгән.1000
-
6 декабрь 2019 - 13:57Үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды 3 декабрь көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле идарәсе Кубогына үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бәйге шулай ук Инвалидлар декадасына да багышланды.1400
-
6 декабрь 2019 - 13:45Күпме алданырга була? Мошенникларның кыңгыр эшләре, нинди юллар, ысуллар белән алдаулары турында даими язып торуыбызга карамастан, райондашлар алдануларын дәвам итәләр.1500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мингазова Тансылу Гумеровна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З. Шаймарданова , д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика