Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тирән эзен калдырды

    Районыбыз халкы Михаил Петрович Виноградовны әле бүген дә җылы сүзләр һәм хөрмәт белән искә ала.

    Әлеге шәхес районыбызда туып үсмәсә дә, Балык бистәсен ул үзенең кече Ватаны итеп саный. Чөнки биредә ул тирән эзен калдырган. Ә хезмәт юлын Михаил Петрович 1956 елда Яр.Чаллы районының Илбухтина мәктәбендә укытучы булып башлый. 1957 елда аны хезмәттәшләре һәм укучылар коллективы армия хезмәтенә озата. Дүрт елын ул хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Югары уку йортыннан соң аның гомере районыбыз белән бәйләнгән. Райондашларыбыз әле дә аны җылы хатирәләре белән искә алалар. Әлбәттә, бу хезмәт сөючән җитәкче турында, үзвакытында аның белән иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләреннән ишетү күпкә уңайлырак булыр. Элеккеге хезмәттәше Илья Иванович Иванов:
    -Без Михаил белән институтта бергә укыдык. Студент елларыннан ук ул аралашучан, белемгә омтылучан, яхшы оештыручы буларак танылды. Институтның җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Үзешчән сәнгать түгәрәгендә чыгыш ясавын да без бик яратып кабул итә идек. 1966 елда уку йортын тәмамлап, кулга диплом алгач безне Балык бистәсе районына билгеләделәр. Мин район "Сельхозтехника" берләшмәсенең Шумково бүлегендә баш инженер булып эшли башладым. Ә Михаил авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән инженер иде. Ул авыл кешеләре белән бик тиз уртак тел таба белүе, техник яктан белемле булуы белән макталды. Тикмәгә генә район җитәкчелеге аны ул чорларда автотранспорт предприятиесе директоры итеп билгеләмәде шул. Районыбыз белән идарә итә башлагач та ул үз вазыйфаларын җитди җаваплылык хисләре тоеп башкарды. Бүген берәү дә аны гаделсезлектә гаепли алмый.
    Михаил Петрович район белән җитәкчелек итә башлагач республика КПСС өлкә комитеты аппаратында һәм Чирмешән районы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкарганда туплаган тәҗрибәләрен кулланып эш итәргә яратты. Барыннан да бигрәк теге яки бу мөһим карар кабул иткәндә районның хөрмәтле кешеләре белән киңәшләшеп, хезмәттәшләре сүзенә колак салды. Алдан күрә белеп үз итүе дә ярап куя иде аңа. Ул елларда районыбыз күп яктан макталды. Игенчелектә һәм терлекчелектә ирешелгән уңышлары өчен 1980 ел урталарында КПСС Үзәк Комитеты һәм РСФСР Министрлар Советының Күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнүе шуның ачык мисалы була ала.
    Икенче бер хезмәттәше Петр Иванович Басаркин аны мондый сүзләр белән телгә ала:
    -Башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә ярата торганнар затыннан иде ул. Аның кебек актив, максатчан, инициативалы хезмәткәрләр сирәк очрый. Үз хезмәт юлында бик дәрәҗәле, җаваплы вазыйфалар башкарса да, гади авыл егете булып калды ул. Шуңа авыл тормышы, халыкның яшәешен белеп, аңлап эшләде. Һәрвакыт авыл кешесенә ярдәмчел булды. Аларның тормыш-көнкүреш хәлен уңай якка үзгәртү теләге көчле иде анда.
    Районыбыз белән ул идарә иткән елларда төрле зурлыктагы 20 дән артык күпер, байтак кына юллар төзелде. Берсеннән-берсе эре терлекчелек биналары калкып чыкты. Ул чорларда авылларда җиткезелгән Мәдәният йортлары бүген дә әле гөрләтеп эшли. Бүгенгесе көнне район халкы сөенеп мул тормышта яшәве өчен киң күләмле газлаштыру да ул идарә иткән чорларга туры килә. Аннары үзешчән сәнгать түгәрәкләре үсешендә дә аның өлешен телгә алмый мөмкин түгел. Нәкъ менә шул чорларда район үзәгендә "Туган якны өйрәнү" музее оешуында да аның өлеше зур. Берүк вакытта районның данлыклы шәхесләре ачыкланды, Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 9 якташыбызның исеме мәгълүм булды. Бүген дә райондашларыбыз аны үз сүзендә нык тора торган җитәкче буларак хөрмәтләп искә ала.
    Ул вакытларда Балык бистәсе авыл Советы рәисе булып эшләгән Флера Сафина да бик кешелекле җитәкче иде дип, үз фикерләре белән уртаклашты:
    -Авыл Советында эшләгәндә бер гаилә башлыгы килеп үзләренең 8 кешедән торган гаиләсе кысырык, 44 квадрат метрлы бүлмәдә яшәүләрен әйтеп, ярдәм күрсәтүемне үтенде. Билгеле инде миңа район җитәкчесе янына керергә туры килде. Ул сөйләгәннәремне игътибар белән тыңлап, булышырга вәгъдә биреп озатты. Ике көннән соң район җитәкчесенең кабул итү бүлмәсеннән әлеге гаиләгә фатир бирүләрен хәбәр иттеләр. Бу гаилә әле бүген дә миңа рәхмәтләрен җиткерә. Яхшылык онытылмый, дип тикмәгә генә әйтми шул халык,-ди хезмәт ветераны.
    Михаил Виноградов бүгенге көндә Татарстан Республикасының җир һәм милек министрлыгында хезмәтен дәвам итә. Нәкъ 25 ел элек районыбыздан чыгып китсә дә, ул безне онытмый, ярдәменнән дә ташламый. Олы бәйрәмнәргә, Сабан туена да кайта. Райондашларыбыз да аны ачык йөз белән сөенеп каршы алалар. Һәркемнең үз тормышында яраткан шөгыле була. Берәүләр балыкка, ауга йөри, ә менә Михаил Петрович үсмер елларыннан ук шигырьләр язарга ярата. Аның берничә җыентыгы инде китап булып та нәшер ителде. Шушы көннәрдә генә Михаил Петрович Виноградов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан ул райондашларыбыздан да бик күп котлаулар кабул итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: