Әти-әни эшен үз итеп
238
0
0
Бала иң яхшы тәрбияне гаиләдә ала, дип хак әйтә халык.
Бүген авыл хуҗалыгы производствосында эшләүчеләрнең күбесе әти-әниләре, абый-апалары үрнәгендә хезмәт куялар. Берничә ел элек Каз.Чаллы авылы янәшәсендә ачылган "Слобода" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә андый эш сөюче хезмәткәрләр күп. Агрофирма директоры Фәнис Садыйков бар гомерен терлекчелеккә багышлаган хезмәткәр белән якыннанрак таныштыру максатыннан безне коллективына чакырды.
Берничә ел элек кенә оешуына карамастан, бу коллектив үзара дус, тату яшәве белән мактаулы. Алар гаилә бәйрәмнәрен, туган көннәрне бергәләшеп билгеләп үтүне матур гадәткә керткәннәр. Әле менә бу юлы да агрофирма оешкан беренче көннән башлап хезмәт куючы Мария Григорьевна Токранованы 50 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Коллектив уңганы бу олы хөрмәткә лаек билгеле. Ул бар гомерен диярлек туган төбәгендә үткәргән. Туган авылы Иванайдан Котлы Бөкәш урта мәктәбенә йөреп 8 нче сыйныфны тәмамлагач, кыз әнисе, апалары үрнәгендә фермага эшкә килә. Ул елларда эш һәм яшәү шартлары бүгенге кебек уңайлы булмаса да, зарлану-сыкрануны белми. Тәүге мәртәбә фермага аяк баскан яшь кызны бай тәҗрибәле терлекчеләр Мария Михайлова, Пелагея Емельянова, Александра Лукина беренче көннән үк үз игътибарларына алып, эш алымнарына өйрәтәләр. Остазлары янәшәсендә ул кыска гына вакыт эчендә мактаулы савымчыга әйләнә. Көненә 17 шәр баш сыерны кул белән савып матур күрсәткечләргә ирешә. Билгеле инде, әтисе Григорий дәдәй белән әнисе Анна түти дә кызларының бу уңышларына чиксез куана. Сөенмәслек тә түгел бит, ишле гаиләдә тәрбияләнгән кызларының исемен һәр җыелышта мактап телгә алалар. Бүген дә әле ул тырыш хезмәтен дәвам иттерә. Айдан-айга җиңүчеләр рәтендә мактала. Әле дә хәтерендә, нәкъ шушы биналарның берсендә яшьлек елларында ул комсомол яшьләр бригадасы составында мактаулы савымчы булып җитешкән иде. Бүген дә сер бирми терлекче. Бер үзенә ул 900 баштан артык дуңгыз карап, һәркайсыннан югары артым алуга ирешә. Болар бар да үзенә йөкләнгән эшне күңелен биреп башкару нәтиҗәсе.
-Эш шартларыбыз яхшы, без бу хакта элек күз алдына да китерә алмый идек. Барысы да чиста, тәртиптә. Гади хезмәт кешесе өчен кайгыртучанлык сизелә. Эш сәгате тәмамлангач, душка кереп чистарынып чыгабыз. Махсус транспорт белән өебезгә юл тотабыз. Барысы да заманча оештырылган, завод-фабрикалардан бер дә ким түгел,-ди хезмәт алдынгысы Мария Токранова.
Производствода гына түгел, авылда да бу гаилә бүген күпләргә үрнәк булып тора. Аның тормыш иптәше Иван да бар гомерен игенчелеккә багышлаган механизатор. Дус, матур гаилә тормышында алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесен инде башлы-күзле иткәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3300
-
21 гыйнвар 2021 - 09:51Бер ир - ат урманда алты көн адашып йөргән... Бу ир икенче авылдагы хатыны янына урман аша барырга булган.4800
-
20 гыйнвар 2021 - 10:12Үткәннәрне барлап... Үткәннәрне барлаганда күп нәрсәләр искә төшә. Бу кеше табигатенә хас сыйфатларның берседер инде. Аларда ниндидер бер эзлеклелек юк билгеле.9600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:20«Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала «Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала. Терлекчелек өлкәсендә дә сынатмый алар.8300
-
20 гыйнвар 2021 - 08:53Луиза Ананьева: " Үзегегезне саклагыз һәм исән-сау булыйк!" “Коронавирустан вакцина ясатыргамы, юкмы?”, - дигән икеләнүле сорау минем уема да килмәде.10400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:34Камил Җамалиев: «Җирлекнең үсешенә һәркем өлеш кертергә тиеш» Анатыш авыл җирлегендә Советның киңәйтелгән отчет утырышы булып узды. Анда саклану чараларын исәпкә алып җирлек халкы да чакырылган иде.9500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:19Хатын-кызның чәченә карап холкын белергә мөмкин Озын толымлы татар кызларына һәрвакыт сокланып, горурланып карыйбыз. Озын толымнар үстерү — борынгыдан калган гадәт.15600
-
19 гыйнвар 2021 - 08:44Сәгатьне кайсы кулга тагасы? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.6100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Илсөя Бәдретдинова : «Минем бөтен дөньям Илфак иде» «ТНВ» каналында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш...» тапшыруында танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.12800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:53Элвин Грей өйләнгән Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган27800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:43Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров гаиләсендә кайгы Җырчы Люция Мусинаның әтисе үлүе хакында күңелсез хәбәр килеп иреште.33500
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Әнвәр Нургалиев : "Бүгеннән мин ятим" Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, кичә Казанда концерт куйган.25000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:59Игътибар, газетабызда конкурс! Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без гасырлардан гасырларга күчеп килүче рухи кыйммәтләрне дәвам итәргә тиеш.25600
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
14 гыйнвар 2021 - 11:33Бирдебәк авылында су китереп күңел ачканнар😊
-
30 декабрь 2020 - 10:54
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.2400
-
15 гыйнвар 2021 - 09:54“Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра “Русский мрамор” җәмгыяте үзенә эшкә чакыра6600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3300
-
21 гыйнвар 2021 - 09:51Бер ир - ат урманда алты көн адашып йөргән... Бу ир икенче авылдагы хатыны янына урман аша барырга булган.4800
-
21 гыйнвар 2021 - 09:12Балык Бистәсендә “Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы”на старт бирелде Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Байлыгым минем – Туган телем” исемле әдәби-музыкакль кичә узды.4500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:12Үткәннәрне барлап... Үткәннәрне барлаганда күп нәрсәләр искә төшә. Бу кеше табигатенә хас сыйфатларның берседер инде. Аларда ниндидер бер эзлеклелек юк билгеле.9600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:52Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе поликлиникасында коронавируска каршы прививка ясату дәвам итә Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату башланды.12700
© 2011 - 2021. Авыл офыклары (Сельские горизонты). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА": http://tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+