Әти эзеннән ышанычлы адымнар...

-Ул ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнаша дип башлады сүзен "Азык-төлек корпорациясе" идарәчесе Илһам Ишмөхәммәтов. -Язын чәчүдә эшләсә, көзен сенаж, силос салуда, терлекләр өчен кыш буена җитәрлек азык хәзерләүдә нәтиҗәле эшли. Әле менә бу көннәрдә дә ул тракторы белән кырдан азык утарына салам ташуда зур өлгерлек күрсәтә,-дип таныштырды безне хуҗалык...
-Ул ел әйләнәсе кыр эшләрендә актив катнаша дип башлады сүзен "Азык-төлек корпорациясе" идарәчесе Илһам Ишмөхәммәтов. -Язын чәчүдә эшләсә, көзен сенаж, силос салуда, терлекләр өчен кыш буена җитәрлек азык хәзерләүдә нәтиҗәле эшли. Әле менә бу көннәрдә дә ул тракторы белән кырдан азык утарына салам ташуда зур өлгерлек күрсәтә,-дип таныштырды безне хуҗалык механизаторы Рәис Гәрәев белән.
Рәис күп еллардлан бирле инде хуҗалык механизаторлары арасында макталып килә икән. Бу һөнәрне ул әтисе Фәисхан абзыйдан гомерлеккә мирас итеп алган. Үз вакытында ул да хуҗалыкның алдынгы автотранспортчысы буларак макталган. Кече яшьтән улын да авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәткән. Үзе янында чуалырга яраткан Рәиснең язмышы шул елларда ук аныклана. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач күпчелек иптәшләре белән Рәис район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Анда киң профильле механизатор һөнәре нигезләрен җентекле өйрәнеп, кулына диплом алып, туган авылына эшкә кайта. Шуннан бирле ул инде авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Хезмәттәшләре һәм белгечләр дә аның үзенә йөкләнгән операцияне белеп, яратып башкаруына басым ясап сөйләделәр.
-Нинди эшкә алынса, шуны булдыра. Тракторы да һәрвакыт төзек,-ди баш агроном Фәрит Шиһапов аның турында. Авылда хөрмәте зур бу гаиләнең. Тормыш иптәше Гөлнур да күп еллардан бирле инде терлекчелектә эшли. Бүген ул монда иң мактаулы сыер савучылардан исәпләнә. Һәркөнне иртән икәүләшеп эшкә ашыгалар алар. Әнә шулай тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә үз эшләренең чын осталары булып танылганнар. Хуҗалык эшендә генә түгел, авыл тормышында да мактаулы алар.
-Гәрәевләр авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Икесе дә производство алдынгылары. Көндәлек тормышта да макталалар. Абзар тутырып терлек асрыйлар. Берсеннән-берсе тәртипле ике кыз тәрбияләп үстерәләр,-ди авыл җирлеге Советы башлыгы Хәлим Зарипов.
Бер булганнан бар да була дигәндәй, ике сыер асрап алар үзләреннән артып калган сөтне хәзерләүчеләргә сатып гаилә бюджетларына да өстәмә табыш алуга ирешәләр. "Үз хезмәтләреннән тәм, тормыштан ямь табып яшәүчеләр",-дип производство алдынгылары Гәрәевләр хакында әйтәләр дә инде.
Рәсемдә: хуҗалыкның уңган тракторчысы Рәис Гәрәев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.14200
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.11600
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.12000
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13500
-
11 август 2022 - 10:26Кияү белән кәләш туй вакытында сугышкан Алар бер-берсен ашатырга тиеш булган.21500
-
11 август 2022 - 09:31Каһвә эчүнең йөрәккә зур зыян салуын ачыклаганнар Көн саен күп күләмдә каһвә эчү йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемаларга һәм йөрәк мускуллары талчыгуына китерергә мөмкин, ди табиб-терапевт Надежда Чернышова.11600
-
9 август 2022 - 14:25Балык Бистәсендә ике машина йөртүче правасыз калдырдылар Район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе белдерүенчә, Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүчеләр Е. Л. Афанасьев, А.Г. Агафонов исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен инспекторлар тарафыннан тоткарлана.27500
-
9 август 2022 - 14:21Зөлфия Фомина: "Хуҗалыгыбызда бар хезмәтне шулай бергәләшеп башкарабыз" Шомбыт авыл җирлеге советында Зөлфия белән Олег Фоминнарны мактап телгә алгач, безгә аларны озаклап эзләп йөрисе дә булмады.15900
-
9 август 2022 - 14:15Балык Бистәсе районының мәктәпләренә уңай бәя бирелде Һәр мәктәп, балалар бакчасы яңа уку елы башланыр алдыннан эшчәнлекләренә әзерлеккә тикшерү узарга тиеш.20800
-
9 август 2022 - 14:12Укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин.14800
-
9 август 2022 - 14:08Вәкил Хаҗиев: "40 ел дәвамында төн йокыларын калдырып, ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары янына ашыгулары нәтиҗәсез үтмәгән күрәмсең" Юктан гына кәеф була, аздан гына хәтер кала, дип бер дә тикмәгә әйтмәгәннәр шул әби-бабаларыбыз.34200
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.91100
-
5 август 2022 - 17:43Балык Бистәсенә читтән кайтучылар саны арта Районыбыз биләмәсендә читтән кайтучылар артып тора.27800
-
11 август 2022 - 10:22Балык Бистәсе китапханәсе хезмәткәрләре "Безнең ишегалды уеннары"дигән үңел ачу программасы үткәрделәр
-
28 июль 2022 - 10:32Балыкбистәлеләр , "Мәдәният аланы"на кич утырырга килегез
-
26 июль 2022 - 09:49Котлы - Бөкәш җирлегендә бик матур урам бәйрәме үткәргәннәр
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!32000
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.30500
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.14200
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.11600
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.12000
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.13500
-
12 август 2022 - 08:39«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар «Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика