Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Теләкләре бар, җаен табалар...

    Өлкән буын вәкилләреннән, элек авыл халкына тиешле игътибар булмады, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Ә бүген исә аның киресе күзәтелә.

    Аллага шөкер, шәхси хуҗалыгында терлек асраучыларга бүген бернинди чикләүләр дә юк. Теләгән кешегә бөтен шартлар, мөмкинлекләр бар. Район, авыл җитәкчеләре дә бүген урта хәлле, таза тормышлы кешеләргә юл күрсәтеп, төрле яклап ярдәм итәләр. Теләгән кешегә шәхси хуҗалыгында күп итеп терлек асрарга мөмкинлек туа. Нәселле терлекләр кайтарырга теләсәләр, яңа техникалар алырга уйласалар ташламалы кредитлар бирелүе дә сөенечле хәл. Әле күптән түгел генә Биектау авылына барып чыккач, шушы җирлектә яшәүчеләрнең тормыш хәле, эш-гамәлләре белән кызыксына башладым. Авыл җирлеге Советы башлыгы Рифкать Мөхәммәтҗанов төбәктә халыкның үз кәсебе белән көн күрүләрен мактап сөйли башлады.
    -Безнең авылда 800 дән артык кеше исәпләнә. Халык мул, җитеш тормышта яши. Терлекләр саны да елның-елында арта. Бүгенгесе көнне абзарларында 2 сыер, 2 ат, 30 дан артык яхшы нәселле сарыклар асраучы Илсур белән Фәния Мөхәммәтхановларны үзебездә генә түгел, район күләмендә үрнәк итеп куярга мөмкин, -дигәч аның белән якыннанрак танышырга уйладым.
    Юл уңае без авыл җирлеге Советы башлыгы белән шундый күркәм гаиләләр турында сөйләшеп бардык. Шулчак каршыбызга Фәния үзе килеп чыкты. Аның күрше Котлы Бөкәш авылына эшкә баруы икән. Ул 8 ел инде Котлы Бөкәш элемтә бүлегеннән газет-журналлар алып кайтып авыл кешеләренә тарата. Берүк вакытта коммуналь түләүләр кабул итә. Икенче яртыеллыкка газет-журналларга язылып авыл кешеләренең мәшәкатен киметә. Эш сөючән кеше һәрвакыт тыйнак була, диләр. Ул да үзләренең тормыш хәлләре турында сүз чыккач:
    -Авылда терлек асрамыйча яшәүне күзаллавы кыен. Әле 4 кызны да үстереп аякка бастырасы бар бит,-ди ул. Дөрес, ике игезәк кызлары Алия белән Лилия Казан дәүләт университетын тәмамлагач шәһәрдә эшкә калганнар. Өченче кызлары Ләйлә узган ел мәктәпне тәмамлап Казан кулинария көллиятенә укырга кергән. Ә менә төпчекләре Адилә әле 4 нче сыйныфта гына укыса да, әти-әниләренең төп булышчыларына әйләнгән инде.
    -Әгәр ул булмаса, узган ел бер үземә 70 баш каз үстерү бик авырга туры килер иде,-ди Фәния. -Алай зурдан кубып сөйләрлек эшләребез юк инде ансы, -диде ул.
    Әйе, гаиләдә олы эшнең иң саллы өлеше, әлбәттә, гаилә башлыгы Илсур җилкәсенә төшә. Шушы авылда үсеп, мәктәптә урта белем алгач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында үзенә кирәкле белгечлеккә ия булган. Аннан кайтып шактый еллар Шомбыт спирт заводында эшләгән. Тик узган ел завод ябылгач, кайберәүләр кебек күңел төшенкелегенә бирешмәгән ул, үз хуҗалыгын үстерүгә алынган. Ә яшим дип тырышкан кешегә хәзер мөмкинлекләр бар. Терлекләргә мул азык запасы әзерләүдә проблема юк. Терлекчелектән тыш әле Илсур хуҗалыгында умарта кортлары да тота икән. Мөхәммәтхановлар гаиләсе әнә шулай әти-әниләре, әби-бабалары кәсебен бүген дә уңышлы төстә дәвам иттерәләр.
    Рәсемдә: Фәния Мөхәммәтханова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: