Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сәгать эше остасы

    Кызганычка каршы соңгы елларда заманча технолоияләр күпләп үтеп кергәнгә йөзләрчә ел дәвам иткән һөнәрләр дә бетеп юкка чыга башлады.

    Шулай да әле механик сәгатьләрдән аерыла алмаучылар байтак очрый. Кемнәргәдер ул нинди дә булса берәр вакыйганы хәтерләтсә, икенчеләр өчен шөгыльләре гадәткә әйләнгән. Андый механик сәгатьләрне төзәтүгә ихтыяҗ районыбызда да байтак. Болар хакында мөгаен, Вячеслав Иванович Шеметовтан да күп белүче юктыр. Механик сәгатьләре йөрми башлагач, күпләр ярдәм сорап аның янына киләләр.


    Бу һөнәр серләренә ул әтисеннән өйрәнгән. Ул чорларда илдә бердәнбер уку йорты булып исәпләнгән сәгать көйләү осталары әзерләү мәктәбен Караганда шәһәрендә 1967 елда тәмамлагач Вячеслав Иванович шактый яшь булуына карамастан, бу һөнәрнең чын остасына әйләнә. Новокузнецк заводында сәгать җыю цехы остасы була ул. Биредә үзенең булачак тормыш юлдашы, якташыбыз Шиланка авылы кызы Нинаны очрата. Соңрак алар бергәләшеп сәгать җыялар һәм механизмнарын ремонтлыйлар. Әлбәттә язмыш Шеметовка күп мәртәбә эш урынын үзгәртергә мәҗбүр итә. Әмма яшьлегендә алган "мәхәббәте" бүгенгәчә саклана аның.


    -Һәркем дә сәгать төзәтү остасы була алмый. Элеккеге чорларда бу категория һөнәр ияләре җәмгыятебездә дәрәҗәле хезмәткәрләр булып исәпләнде. Бәләкәй генә музыкалы шкатулкадан алып олы курантларга хәтле барысы да сәгатьчеләр кулы белән эшләнде. Кызганычка каршы бу һөнәр ияләре инде бетеп бара,-ди Вячеслав Иванович.


    Ә ул бүген бер дә эшсез утырмый. Аңа сәгать кенә түгел, тегү, кер юу машиналарын алып киләләр. Ул барысын да карап, көйләп эшләтә, икенче тормыш бүләк итә. Бер сүз белән әйткәндә, бар эшкә дә оста ул.

    Рәсемдә. В.Шеметов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: