Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Революционер Габдрахман ага” һәм аның инкыйлаби гамәлләре...

    10 көн дәвамында улы Фәргать белән Мәскәүдә яшәп, СССРның шул чактагы "беренчесе"-Михаил Горбачевның кабул итүенә язылган кеше ул. Тик, билгесез сәбәпләр аркасында рәсми чакыру кәгазе аның кулына килеп ирешмичә юкка чыга.

    Кем соң тирә-төбәкне өрәге белән кузгаткан "революционер Габдрахман?" Нәкъ әкияттәгечә: сөйлибездер яңабаштан, үткәннәрдән-баштан, баштан... Габдрахман Гарипов-кендек каны тамган җирлек-Түбән Тегермәнлек авылы. Әтисенең беренче хатыныннан тол калган биш баланы да исәпләгәндә, 13 бала арасында күмәкләнеп үскән бер вөҗүд. Яшьтин алып сынаган да сынаган гына аны тормыш. Югыйсә, ат яратудан башланган язмыш адымнары ла бит! Әнә ул, 8 яшьлек сабый ат өстендә юанычлана. Әнә, күршесе Мөбәрәкҗан абыйсы аны басуга дәшә: имеш, йөгәнне бүген син тотасың, басу эшкәртәбез. Ә берничә көннән аяклары бүрәнә кебек шешенгән Габдрахманны инде үлем түшәгенә салып, аяныч язмышларның чираттагысына ризаилык кылып (авт. аның бертуганнары бик яшьли бакыйга күчә) әнисе эштән калмый хезмәт куюын дәвам итә. 15 көннән соң аңына килгән Габдрахманны бу аягы әле тагын әллә ничә тапкырлар үз гомерендә түшәккә түндәрә. Аның дүртенче класста чаңгыда кулы белән гәүдәсен мәктәп бусагасына китереп терәп, классына керергә талпынганын укытучысы Анна Данурова соңыннан да еш кына күз яшьләрендә искә ала торган була. Бишенче класска күчкәч Габдрахманга инде чаңгылары да ярдәм итә алмыйлар. Шулай итеп ул язмышына буйсынып яшәргә мәҗбүр була. Өмет иң соңыннан үлә, дигәндәй, яшәү көче, оптимизм, янәдән аны Корноухово училищесына алып килә. Кулында диплом-нинди бәхет! Ә сынауларның "яралысы" алда көтә аны: "Эх, аякларым!". Бу сүзләрне канлы күз яшьләре, ачы сыкрану аша күпме кабатлады икән ул. Котлы Бөкәш МТСы. Ул-"Сталин-6" комбайнчысы. Янә аягы сыната. Элеккеге Камил Якуб исемендәге (Күки) колхозында комбайнчы. Беренчелекне алган яшь урак батыры ул. Әнисен бер машина утын алып кайтып сөендерә. Кинәт кенә янәдән аяк өянәге. Бары тик Үзбәкстандагы Алмалык шәһәрендә бертуган апасы ярдәмендә ясалган операция генә аны олы бәладан коткара. "Шунда кеше булдым мин, башка бу авыруны сизгәнем булмады,"-ди ул.
    Менә шуннан башлана "революционер"ның хикмәтле гамәлләре. Казахстанга китеп чирәм җирләр эшкәртә, аннан шактый казахларны йортлы итә, ягъни төзүче һөнәрен үзләштереп куя, шактый акча эшләп "бай татар"га әйләнә. Әмма, авылда ялгызы калган әнисе турында борчылулары аны һәрдаим бимазалап тора. Нишләмәк, авылга тәвәккәлли. Кем баллы кашык белән көтеп торган ди аны. "Габдрахманның йөрәге ике булгандыр аның". Бу сүзләрне авылдашларыннан аз ишетмәдем шәхсән үзем. Ул елларда ук "алыпсатар" ягъни милиция телендә "спекулянт" кушаматы алып дөньясын гизгән. Казахстан, Бурятия, Балтика илләре, тагын әллә кайларга барып җиткән. Аз гына буш вакыты булды исә, әнә шундый урау, ерак, куркыныч булуга карамастан, юлга кузгалган. Эштән чирканмаган егет урман кисә, ат җигә, ә аннан инде үзенеке-комбайнга утыра. Бәйтерәк, Көл җирлегендәге хуҗалыкларда мактаулы, танылганнар рәтенә күтәрелеп данлана Габдрахман.
    Тәлир тәңкә ерактан дәшә, диләрме әле, туган ягындагылар егетнең һәр уңышын күзләп яшиләр. Колхоз рәисе Габдрахман Төхвәтуллин белән бригадир Хөснулла Хафизов егетне килешүгә чакыралар.
    -Комбайнчылар арасында ул елларның атасы булган Вильдан Җәләлиевкә яңа комбайн бирделәр дә, аныкын миңа кодаладылар. Иң кыйммәте, шул елны мин җиңүчеләр рәтенә күтәрелдем, радио белән бүләкләндем,-ди Габдрахман ага тәүге җиңүләрен искә алып. Менә шуннан әйдаманлык дилбегәсен үз кулына төшерә ул. Хуҗалыкта үз ызанын салып "алдынгы" тамгасын озакка үзенеке иткән Гаян Закиров, Вильдан Җәләлиев, Габдрахман Вафин, Җиһангәрәй Ситдыйков кебекләр янәшәсендә мәйдан тотып яши. Әле хуҗалыкта гына түгел, район күләмендә дә алдынгы урыннарны үзенеке итә ала. Аның комбайн штурвалы артында сокландырулары, макталулары, җиңүләре 40 елга якын дәвам итә.
    Пенсия яшенә берничә ел кала, сәламәтлеге аркасында, Габдрахман җиңелрәк эшкә китә. Сүздә, теләктә генә булып чыга монысы да. Чаптар йөрәкне тышауга утыртып кара. Көннәрдән беркөнне яңа гына колхоз рәисе кәнәфиенә утырган Илһам Валеевка үз тәкъдиме белән керә ул. Авылдан 6 шар километрда Яңа Арыш, Кульга, Урахча авылларына сузылып ятучы газ галәмәтләре пошаманга салган икән үзен. Шул көннәрдән рәис хуплавында, ике Тегермәнлек авылына газ кертү артыннан йөгерә башлый ул. Стартына тиз "финиш" куялар. "Бу тиз генә тормышка ашарлык хәл түгел. Тукта абый, вакыты җитәр". "Татгаз", "Сельхозгаз" кебек оешмаларның дистәләгән ишекләреннән җавапланган аваз да тукта алмый авылпәрвәрне. "Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына",-дигәндәй, авылга рәсми визит белән килеп төшкән обком вәкиле Әхмәтҗан Булатов аның тәвәккәллек мишененә әверелеп куя. Ходайның Амин сәгате шушы булгандыр гүя, вәкил хат әзерләргә кушып китә. Озак көттерми, тынгысыз Габдрахманга яхшы җавап килеп ирешә: "Соравыгыз уңай хәл ителер, көтегез". Ә көтү сәгатьләре сакау һәм дә сакаллы булмый, якын вакытта бу авылларны газлаштыру проекты әзерләнә. Торбаларны барлау, кайтару күбрәк "авыл каһарманы" Габдрахман җилкәсенә төшә. Нәтиҗәдә, ике Тегермәнлек халкы беренчеләр булып эш башлаган Көл, Урахча авылларын да элгәрерәк газлы булалар. Һәм дә бүгенге көндә "зәңгәр ягулык"тан оҗмах рәхәте алып яшиләр.
    -Монда, ул елларның район башкарма комитеты рәисе Бәйрамхан Фатыйхов һәм колхоз рәисе Илһам Валеевның өлеше саллы булды,-ди ул.
    Аның кылган изге гамәлләре дә, теләгәннәре дә изниһам. Ул үз авылындагы мәчетне нигезеннән манарасына кадәр күтәрүче. Колхоз булып калыйк диеп, КПССның беренче секретаре Михаил Горбачевның кабул итүенә язылган җанбаз да. Аның өчен улы белән ике атна Мәскәүдә яшәп, РСФСР, СССРның Үзәк Комитеты инстанцияләреннән "текә" үткән инкыйлабчы да. Билгесез сәбәпләр аркасында гына аңа Генсекның чакыру кәгазе соңара. Габдрахман ага бу очрашуда күтәрергә теләгәннәрен инде бүген үзенчә тормышка ашырып яши. Ул аерым хуҗалык. Аның 40 гектар гына булса да, үз җир биләмәсе, техникасы, тагылма агрегатлары бар. Барыннан да сөенгәне-аның җир биләмәсен соңгы елларда оныгы Булат эшкәртә. Җәйге каникуллары вакытында бабасының тракторына утырып тырмалый, чәчә, ура-суга, җыя. Габдрахман ага да крестьян-фермерлык хуҗалыгының исемен тикмәгә генә "Булат" диеп атамагандыр. Әнә, Булат әти-әнисе белән бу атна ялларында да әбисе Роза белән бабасы Габдрахман янына кайтып төшкәннәр. Уртага салып сөйләшерлек үзгә темалары, сөенечле, куанычлы тема: өлкәннәрнең алтын туйларына санаулы гына көннәр калып бара икән бит! Безнең тарафлардан бер теләк: "Бәхетле, озын, имин яшәсеннәр Гариповлар",- диясе генә кала.
    77 яшьлек Габдрахман ага Гарипов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: