Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк

    Узган атна ахырында "Кама" агрофирмасы базасында узган район семинарына хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр җыелган иде. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов та катнашты.

    Сөт җитештерү юнәлешендә соңгы вакытларда Рус Әшнәге авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы яхшырак эшләгәнгә, семинар бу бүлекчәдә старт алды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов аның программасы белән таныштырды, районыбыз хуҗалыкларында терлекчелектәге хәлләрне анализлады. Үз мөмкинлекләреннән йомшак эшләүчеләрне тәнкыйть белән телгә алды. Биредә яхшы сыйфатлы продукция җитештерү өчен күп көч, тырышлык куюларын әйтеп, агрофирманың генераль директоры Камил Садыйковка сүз бирде.
    -Бездәге хәлләр белән күбегез таныштыр инде. Агрофирмада бүген 3,5 мең баш мөгезле эре терлек асрала. 1400 баш савым сыерыбыз бар. Хуҗалыкта бүген бер сыердан уртача 9-10 килограмм сөт савыла. Күрсәткечләребез узган елдагы дәрәҗәдән ким түгел,-диде ул.
    Анатыш авылындагы савым сыерларын да кышкы чорга Рус Әшнәге фермасына күчергәннәр. Семинарда катнашучылар әлеге сыерлар асралган биналарны карадылар, бозаулату бүлегендә һәм кышкы чорларда салкын метод белән асрау үзенчәлекләре белән таныштылар. Аларның һәркайсында малларга утын ягып су җылыту җайланмалары куелган. Агрофирма директорының терлекчелек буенча урынбасары Минсур Әхмәтов җәйге чорда әзерләнгән азыкның сыйфатын тикшерткән анализдан чыгып маллар өчен ашату рационы төзүләре хакында сөйләде. Һәр көнне шәһәрдән кайтарылган 15 тонна барда хисабына азыкны баетып, тулыландырып бирүләре һәм бүгенгесе көнне терлекчелектә барлык технологик таләпләрне үтәргә тырышулары турында әйтеп үтте. Ә биредә бай тәҗрибәгә ия булган үз эшләренең чын осталары тупланган. Савымчылар арасында, мәсәлән, бүген Рузалия Нәҗмиевага тиңнәр юк икән. Ул 12 ел инде әнисе Миннегөл ападан мирас итеп алган бу хезмәтне уңышлы дәвам иттерә. Айдан-айга диярлек беренче урында бара.
    Бозауларны юнәлешле үстерүгә дә биредә зур игътибар бирәләр. Әлегә үлем-китем дә күзәтелми. Бу хакта район ветеринария үзәге баш табибы Рөстәм Әгълиев тә бозауларны яхшы сыйфатлы азык белән тукландыруның уңай нәтиҗәсе зур булуын әйтеп үтте. Камалылар җәен тупланган азыкны инде күптәннән республика махсус лабораториясендә тикшертеп кайтарганнар. Ул башка хуҗалыкларны да мондагы уңай алымнарны кулланып эш итәргә чакырды.
    Агрофирманың Казаклар фермасы инде озак еллар дәвамында тәҗрибә уртаклашу үзәгенә әйләнеп бара. Иң куанычлысы, быел күп еллар дәвамында эшчеләрнең тәмам үзәгенә үткән юл мәсьәләсен дә уңай хәл иткәннәр. "Агрохимсервис" эшчеләре ярдәме белән төп трассадан фермага кадәр күтәртелгән юлга вак таш түшәгәннәр. Ә монда бүген барысы 750 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 380 е савым сыерлары. Семинар барышында баш белгечләр Миләүшә Вахитова, Наҗия Сибгатуллина, Нәкыя Хәйретдинова кебек савым осталарын мактап телгә алдылар. Биредә башка бүлекчәләр белән чагыштырганда бозаулар үсеше дә яхшы. Яшь маллар өчен җәйге чорда бу ферма коллективы көче белән күп төрле үләннәр, витаминлы яфрак азык тупланган.
    -Көннәр суытып җибәрү белән савым сыерларын утарда йөртергә гадәтләнергә кирәк,-дип район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Вәкил Хаҗиев җитәкчеләр һәм белгечләр игътибарын мондагы тәртиплелеккә юнәлтте. Һәрбер утарда дистәләгән рулон салам кертеп тутырганнар. Ә быел аңа бер хуҗалык та мохтаҗлык кичерми. Тулаем алганда "Вамин" акционерлык җәмгыятенең икътисадый хәле бер дә мактанырлык булмаса да, монда киресенчә, барысы да олы максатлар, матур уй-теләкләр белән яши. Хезмәт хаклары, салым түләүләре буенча да үзвакытында исәп-хисап ясарга тырышалар. Әйтүләренә караганда агрофирма саткан сөт акчасының 50 проценты үзләренә калса, тормыш хәлләре яхшыруына өмет зур. Чөнки алар бүгенгесе көнне аена уртача 2,5 миллион сумлык сөт саталар. Семинарда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү, яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык запасы булдыру турында да җитди сөйләшүләр булды.
    Олы Елга комплексында исә бүген 650 баш савым сыерлары асрала. Аларга 16 сыер савучы хезмәт күрсәтә. Гомумән алганда биредә 60 кеше эшли.
    -Мондый очрашып сөйләшүләр нәтиҗәлерәк эшләү өчен бик кирәк чара,-диде муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов семинарга йомгак ясап.
    Рәсемдә: Рус Әшнәге фермасы савым остасы Рузалия Нәҗмиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: