Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Нәсел белән бер йодрык булып

    Дон-Урай авылында урнашкан Илмир Габдриевның фермерлык хуҗалыгы бүген шактый яхшы хәлдәге күмәк хуҗалыкны хәтерләтә. Без килгәндә эшнең иң кызган чагы иде. Берәүләр үз тракторларын карыйлар, икенчеләр агрегатларын күздән кичерәләр. Күп эшне фермерның туганнары, якыннары башкара. Аның техника утарында дистәдән артык тракторлар тезелеп киткән. Шунысы куанычлы, база елның-елында заманча эшләнгән яңа...

    Дон-Урай авылында урнашкан Илмир Габдриевның фермерлык хуҗалыгы бүген шактый яхшы хәлдәге күмәк хуҗалыкны хәтерләтә.
    Без килгәндә эшнең иң кызган чагы иде. Берәүләр үз тракторларын карыйлар, икенчеләр агрегатларын күздән кичерәләр. Күп эшне фермерның туганнары, якыннары башкара. Аның техника утарында дистәдән артык тракторлар тезелеп киткән. Шунысы куанычлы, база елның-елында заманча эшләнгән яңа трактор-машиналар белән тулыланып тора. Ни дисәң дә, яңа ышанычлырак инде ул. Кызу эш вакытында еш ватылып, агрегат төзәтеп, вакытны да әрәм итеп ятмыйсың. Әле менә быел да фермер дәүләт программасы нигезендә яңа чәчү комплексы алып кайткан. Аның белән игенчелектә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән улы Айнур эшлиячәк. Без килгәндә дә ул яңа агрегат белән кырга чыгарга әзерләнеп тора иде. Бер юлы өч операцияне башкарырга сәләтле бу чәчү агрегатына фермерлык хуҗалыгы зур өметләр баглый. Бу яңа агрегатны, берничә ел элек кенә кайтарылган яңа трактор тагып йөриячәк.
    -Яшь булуына карамастан кай арада шулай техника белән оста эш итәргә өйрәндең?-димен Айнурга.
    -12 яшемнән үк әти янәшәсендә йөрим бит инде,-дип җавап кайтарды ул.
    Аның иңендә 11 еллык хезмәт стажы бар икән инде. Урта мәктәпне тәмамлагач ул район агротехник көллиятендә белем алган. Хәрби хезмәттә булып гражданлык бурычын үтәп кайткан. Бүген производстводан аерылмыйча Казан энергетика университетының бишенче курсында белем ала. Халык телендә: бер булганнан була дип, нәкъ менә Айнур кебек хезмәт сөючән, тырыш егетләр хакында әйтәләр.
    Бу елга да планнары зурдан Габдриевларның. 380 гектарда бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыралар. Моннан тыш 50 гектарда берьеллык һәм судан үләне чәчәргә исәп итәләр. Моның белән генә эш тәмамланмый әле биредә. Көзге чәчүлекләрне, күпеллык үлән җирләрен тамырдан тукландырасылары бар. Фермерлык хуҗалыгы быелгы кыр эшләренә зур хәстәрлек белән кереште. Бу көннәрдә алар 80 гектарлы кырда солы чәчү белән мәшгуль.
    Идрис Аметов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: