Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мансур Китаев: “Чара бик мөһим, аңа бик җитди карарга кирәк!”

    Рәсми мәгълүмат: Күптән түгел генә Балык бистәсе район үзәк больницасы баш врачы вазыйфасы вакытлыча Мансур Рафагат улы Китаевка йөкләнде. Ул 1974 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. Медицина фәннәре кандидаты. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, Казан хастаханәсендә врач, хирург-онколог, Дмитроград шәһәрендә, Питрәч районында баш врач урынбасары булып эшләгән. Мансур Китаев...

    -Мансур Рафагатович, диспансеризация мәсьәләсенең мөһимлеге нидән гыйбарәт?
    -Диспансеризацияләү күп кенә комплекс тикшерү чараларын үз эченә ала. Аны үткәрүнең төп максаты гражданнарның сәламәтлек торышын тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Үз чиратында, әлеге чара авыруларны башлангыч чорында ачыклау һәм дәвалауга алыну мөмкинлеге дә тудыра. Соңгы вакытларда рак авыруы көчәйде. Моннан 7-8 ел элек республиканың һәр 81-84 нче кешесе бу чир белән авырткан булса, бүген исә һәр 53 нче кешегә туры килә. Соңгы 10 елда рак белән авыру 30 процентка, үлүчеләр саны 4,5 процентка арткан. Динамика күз алдында. Нәкъ менә диагностика аны башлангыч вакытында уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә. Бу башка авыруларга да кагыла. Менә сезнең соравыгызга җавап: кем үзенең сәламәтлеге хакында кайгырта, ул диспансеризацияләүгә җитди карарга тиеш.
    -Диспансеризацияне, мәсәлән, быел аны һәр теләгән кеше үтә дә алмый бит әле?
    -Әйе, аны һәр елны 18 яшьтәге һәм аннан югарыдагылар аерым бер яшьтәгеләр үтә. Әйтик, быел диспансеризация үтүчеләрнең группасы яшь саны 3 кә бүленә торганнар-18, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьтәгеләр. Бу категориягә эшләүчеләр, эшләмәүчеләр һәм төрле гомумбелем учреждениеләрендә укучылар керә. Авыр хәрәкәтләнүчеләр өчен без бу чараны урыннарга чыгып оештыруны да планлаштырдык. Диспансеризация (инвалидларга кагылмый) өч елга бер тапкыр үткәрелә. Быел районыбызда 4800 кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә шуның 40 проценттан артыгы узды инде. Ачыкланган авырулар буенча сүз йөртсәк, йөрәк-кан тамырлары, диабет кебек чирләрнең өстенлек итүе мәгълүм булды.
    -Диспансеризация үтүнең тәртибен алдан белеп тору яхшырак бит инде. Моның өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
    -Урыннарда участок врачы, фельдшер, ә больницада регистратурада һәр кызыксынучыга тулы мәгълүмат бирәчәкләр.
    Район халкының бу чарага бик җитди каравын сорар идем. Кабатлап әйтәм: "Чара бик мөһим, аңа бик җитди карарга кирәк!"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: