Кулыннан килмәгән эше юк

Самат Гариповны "Аяз-Ойл" хуҗалыгында күп һөнәр иясе буларак яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул бу көннәрдә терлекчелектә дистәгә якын хезмәт башкара. Һәркайсында алыштыргысыз оста буларак мактала.
Ул Бикчурай Чаллысы авылында туып үскән. Укытучы булып эшләгән әтисе яшьли вафат булгач гаиләдә өч малайны аякка бастыру әнисе Рәшидә апа җилкәсенә төшә. Сабыйларын исән-имин үстереп, кеше итәм дип ул озак еллар терлекчелектә сыер сава, бозаулар карый. Әлбәттә инде улларына да менә дигән яхшы хезмәт тәрбиясе бирә. Гаиләдә төпчек малай булып үскән Самат Тәб.Чаллы мәктәбен тәмамлагач, район үзәгендәге һөнәри училищега юл тота. Анда 3 ел укып кулына киң профильле механизатор таныклыгы алып кайткач үзен хәрби хезмәткә алалар. Ә армия хезмәте аның өчен яхшы күнекмә мәктәбенә әйләнә. Әзербайҗан республикасында танкчылар гаскәрендә хезмәт итә ул. Биредә техника серләренә ныклабрак төшенә. Шуңа туган авылына кайткач хуҗалык җитәкчеләре бик сөенеп аны эшкә кабул итәләр. Тракторга утырып җир дә эшкәртә, чәчү дә чәчә. Аннары урып-җыюда да катнаша. Соңрак инде хуҗалыкның башка тармакларында да үзен сынап карый ул. Самат 20 елдан артык тракторда эшли, аннан хуҗалык җитәкчесе тәкъдиме белән аны терлекчелеккә күчерәләр.
-Самат безнең алыштыргысыз хезмәткәребез: тегермәнче, механик кебек җаваплы эшләрдән тыш әле ул эретеп ябыштыручы, электрчы хезмәтен дә зур һөнәри осталык белән башкара. Аның кулыннан килмәгән эше юк,-ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов.
Башлаган эшен ярты юлда ташлап калдырмыйча аны һәрчак төгәл һәм җиренә җиткереп үти егет. Шуңа хуҗалык белгечләре дә аны терлекчелеккә тәкъдим итеп ялгышмаганнар. Нәрсәгә алынса шуны булдыра ул. Хуҗалыкта тырыш хезмәте белән генә түгел, авылда да бу гаилә күпләрне сокландырып тату яшәүләре белән үрнәк. Тормыш иптәше Нурфидә дә үзе кебек бар яктан килгән. Хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучысы буларак мактала. Матур, эшчән гаиләдә алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары югары уку йортында белем ала. Ә менә 9 нчы сыйныфта укучы уртанчы уллары Илназ йортта төп булышчы икән. Әти-әнисе көнозын фермада эштә булганлыктан абзарда терлекләрне карау, хуҗалыкны алып бару аның вазыйфасына әйләнгән. Һәрбер авыл малае кебек ул да кечкенәдән әтисе хезмәтен үз итә, техника тирәсендә чуалырга ярата. Ә кем белә, бәлки әле аны да бу мавыгулары авыл хуҗалыгы уку йортына илтер.
Рәсемдә: Самат Гарипов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.2700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.5100
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.7400
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.3400
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.14200
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.2700
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.2300
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.2800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.43300
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк5200
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.6700
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...6100
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.8700
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.5900
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.2700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.5100
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.7400
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.4300
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика