Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кулы һәр эшкә ятып тора...

    Берәүләр хуҗалыкта менә дигән тракторчы булып танылса, икенчеләр терлекчелекне үз итәләр. Ә менә бу яктан Югары Тегермәнлек авылы егете Мансур Фазуллин универсал хезмәткәр буларак хөрмәткә ия.

    7-8 сыйныфларда укыганда ук абруйлы игенчеләр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Беренче остазы Рәхимулла Вәлиәхмәтов исемен ул һәрвакыт хөрмәт белән телгә ала. Мәктәптә чыгарылыш сыйныфларда укыганда ук ул район һөнәри уку йортының авылда ачылган филиалында кичен йөреп белемен арттыра. Шулай итеп, егет урта белем аттестаты белән бергә кулына тракторчы-машинист таныклыгы да алып чыга. Әллә эшкә оста, күндәм, хезмәт күнекмәләренә ия булуын искә алып хуҗалык җитәкчеләре аңа трактор тапшыралар. Тырыша егет, сер бирми. Үзенә йөкләнгән һәр эшне күңелен биреп, аны җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнә. Язгы кыр эшләре чорында җир әзерләсә, аннан чәчү кебек җаваплы эшне йөклиләр аңа. Ул терлек азыгы хәзерләү кебек эштән дә читтә калмый. КСК комбайнына утырып яшел масса ваклата. Ә урып-җыю чорында аның СК-4, "Нива", "Дон" комбайнарында суктырып алган ашлыкларын исәпләсәң, һич тә очына чыгарлык түгел. Соңгы елларда да җаваплы нокталарда аны очратасың. Берничә ел эчендә чит ил комбайннарының барлык нечкәлекләренә дә төшенергә өлгергән. Шуңа үзен иң ышанычлы игенче буларак "Кызыл Шәрыкъ" агрохолдинг составына кергән төбәкләргә ярдәмгә җибәрәләр. Узган ел ул Спас, Югары Ослан районнары игенчеләренә булышып, декабрь аенда гына өенә кайткан. Бу язманы газетага бирергә әзерләп йөргәндә безгә хуҗалыктан аның Ульян өлкәсендә уракта катнашуы турында хәбәр килеп иреште. Чыннан да, андый җаваплы эшкә очраклы хезмәткәрләрне озата алмыйлар бит. Гомумән, бар яктан да килгән хезмәт сөючән егет ул. Тегермәнлек авылында булган көнне без баш агроном Рафаэль Сафиуллиннан да аның хакында күп кенә җылы сүзләр ишеттек.
    -Бу механизатор булдыра алмаган эш юктыр ул. Яз аемы, урып-җыю кебек киеренке чормы, үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт тел-теш тидермәслек итеп башкарырга өйрәнгән. Аның артыннан кырга барып кабат тикшерү таләп ителми. Ул әле аны син кушканнан да яхшырак итеп үтәргә мөмөкин. Эш барышында еш кына технология нигезендә шулай булырга тиеш ул дип үзгәрешләр дә кертә. Шуңа чит районнарга ярдәмгә күбрәк без аны җибәрергә тырышабыз. Ул бервакытта да йөзгә кызыллык китерми, вакыт белән дә исәпләшми, сыкранырга да яратмый,-ди белгеч. Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Гыймадиев исә аның күркәм сыйфатларына үз фикерен өстәп, кыш айларында терлекчелектә ат җигеп эшләве хакында сөйләде. Бер булганнан бар да була, дигән канатлы сүзләр нәкъ менә Мансур кебекләргә әйтелгәндер инде ул.
    Хуҗалык алдынгысы Мансур Фазуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: