Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Кулон-Агро” җәмгыятеннән Радик Хәсәнов хуҗалыкта булдыклы механизатор буларак мактала

    Елның-елында егет яз башыннан МТЗ-1221 тракторына утырып җир эшкәртә, чәчүдә актив катнаша. Хуҗалыкның баш инженеры Фәнис Юнысов аның хакында сүз чыккач:

    -Нинди генә техника тапшырсаң да, аны яхшы һәм тиз үзләштерә һәм Һәр эшен күңелен биреп башкара. Бервакытта да карышуны, икеләнүне белми. Нинди генә эшкә алынса да тәвәкәлләп керешә, барысын да җиренә җиткереп башкарып чыга,-дигән иде.

    Узган ел егеткә яңа кайткан Тукана-450 комбайнын тапшырган җитәкчеләр. Үзенә күрсәтелгән бу олы ышанычны ул тырыш хезмәте белән раслый алган, 1500 тоннадан артык ашлык суктырып сезонны лидерлар сафында тәмамлаган. Көзге кыр эшләре төгәлләнүгә хезмәттәшләре белән бергә авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерүгә алына икән ул. Узган ел ахырында исә җиткчеләр аны тегермәнче итеп билгелиләр. Ипи пешерү предприятиеләре өчен он тарттыра Радик. Бүген "Кулон-Агро" хуҗалыгының хуш исле, югары сыйфатлы ипиен райондашларыбыз бик яратып өлгерделәр инде.Шуңа күрә буразнаны бозарга ярамаганлыгын яхшы аңлый, гамәлләре белән үзеннән зур өлеш кертә алуына чиксез сөенә ул.

    Идрис Аметов.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: