Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кеше хакын аңлау– хезмәтендә чагыла...

    Берәүләр һөнәрне якыннары, дуслары киңәше белән сайласа, икенчеләр аңа күңел кушуы белән ия булалар.

    Әлфия Нигъмәтуллина да туган авылы Яңа Саладан күрше Шомбытка йөреп урта белем алгач, балалык хыялын чынга ашыру нияте белән Алабуга культура-агарту училищесына юл тота. Кечкенәдән аңа сәхнә осталары, мәдәният хезмәткәре эше ошый. Бу өлкәдәге яңалык, вакыйгалар белән даими кызыксынып торуы укыганда да файдага була. Мәдәни чарада халык арасында булырга тырыша. Укуын тәмамлап кайткач аны туган авылы клубына мөдир итеп билгелиләр. Шулай итеп ул җиң сызганып мәдәният хезмәтенә алына. Чоры да шундый кызыклы иде бит аның. Хуҗалыкта оештырылган һәрбер чарада авыл клубы хезмәткәрләре актив катнашып килде. Яз башыннан кыр станнарын, җәйләүләрне бизәүгә алындылар. Аннары урып-җыю эшләрендә катнашучыларның күңелен күреп, аларны олы җиңүләргә рухландырып ындыр табакларында, кырда комбайннар кыска ялга туктаган арада концерт-тамашалар белән чыгыш ясыйлар. Күңел ачу чаралары ел дәвамында бер-берсенә ялганып дәвам итә. Балачактан сайлаган һөнәрен яратып башкара ул. Тик язмыштыр, 15 елга якын авыл халкы арасында зур эшләр башкарырга өлгергән хезмәткәргә кинәт башка эшкә күчәргә туры килә. Хезмәттәше Мәсрура апасы аңа лаеклы ялга китәргә йөргән ире урынына күчәргә тәкъдим итә. Үз чиратында Акмалетдин абзый да бу фикерне хуплап иминият хезмәтенең барлык нечкәлекләрен өйрәтеп калдырырга күндерә аны. Шулай итеп ул Яңа Сала, Чаллыбаш, Яңавыл, Шомбыт, Чыршылы Елга һәм тагын берничә төбәк халкына хезмәт күрсәтүгә алына. Мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәсенең дә файдасы тия. Авыл кешеләренә үтемле итеп аңлату үткәрә, һәркем белән бик җиңел аралашып уртак тел табуга ирешә. Гомер-гомергә авыл халкын һаман шул бер мәсьәлә акча җитешмәү борчый. Күпләр шуны төп сәбәп итеп йорт-җирләрен, терлекләрен, мал-мөлкәтләрен иминиятләштерүдән баш тарта. Шул чорларда авыл җирлегендә күпләрне тетрәндергән бер вакыйга була. Яңа Сала авылында бер-бер артлы 16 сыер күбенеп үлә. Ул исә аларның кайберләренә генә ярдәм күрсәтүгә ирешә. Шушы вакыйгадан соң күп кенә авыл кешеләре булган терлекләрен иминиятләштерүне активлаштыралар. Дистә еллар элек булган тагын бер вакыйганы күпләргә сабак итеп хәтерендә яңартырга ярата ул. Декабрь башларында бер йортка кереп булган милекләрен, йорт-җирләрен иминиятләштерү турында сүз башлагач, хуҗабикә: "Моңарчы яшәдек, берни дә булмады әле",-дип ризалашмый. Әлфия исә күп балалы, авыр хәлдә яшәүче бу гаилә өчен үз акчасын куеп торырга була. Шулай итеп, ул май айларында гына акчасын кайтаруга ирешә. Ә август ае уртасында әлеге гаиләнең йортында кинәт янгын чыгып тулысынча йорт-җирсез, каралты-курасыз калалар. Шуннан соң Әлфия Нигъмәтуллинага кылган изгелеге өчен рәхмәт белдерәләр, менә дигән яхшы йорт-җир төзүгә ирешәләр.
    Яшьлектә сайлаган һөнәренә әле дә сөенә Әлфия. Элек авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтсә, бүген ул аларның иминлеге сагында тора. Авылдашлары да аны ярдәмчел, кеше хәленә керә белүе һәм даими кайгыртучанлыгы өчен яраталар, үз итәләр.
    Әлфия Нигъмәтуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: