Күңеле белән кырда инде ул...

Габделҗәват Гайнетдинов 3 елдан артык инде һәркөнне туган авылы Тулуштан күрше Олы Солтан авылына эшкә килеп йөри.
Биредә урта мәктәпне тәмамлаган егет, мөгаен, киләчәктә биредә эшләрмен дип башына да китермәгәндер. Кулына урта белем турында аттестат алгач күп кенә яшьтәшләре белән аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Ә аннан кайткач әтисе, абыйлары үрнәгендә яхшы һөнәр алу максатыннан ул Балык бистәсе һөнәри училищесына юл тота. Ни дисәң дә мәктәп елларында җәйге каникул вакытларында хуҗалыкка булышуы, авылның өлкән механизаторлары янәшәсендә чуалуы, трактор, агрегатлар белән якыннан танышуы бик ярап куя аңа. Шуңа укуда да өлгерә. Практик дәресләрне аеруча күңелен биреп, яратып башкара. Училищеда ул байтак кына яңа төр агрегатлар, техникалар белән эшләү серенә өйрәнә. Ә укуын уңышлы тәмамлап кайткач туган авылында туфрак эшкәртү, чәчү кебек эшкә алына. Яз башыннан ук тракторда җир эшкәртә, ә кыш айларында авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау кебек хезмәттә катнаша. Барлык төр тракторда да эшләп бай тәҗрибә тупларга өлгергән егетне абыйлары да үз яннарына шәһәргә чакырып карыйлар. Әмма ризалашмый ул. Язылмаган тормыш кануннары буенча гаиләдә үскән биш баланың берсе төп нигездә калырга тиеш дип туган авылында төпләнә, гаилә корып җибәрә. Ә инде авылда кискен үзгәрешләр башлангач тик торырга яратмаган егет күрше авылга юл тота. Кайчандыр үз авыллары хәлендә булган Олы Солтанга якташыбыз, үзвакытында районның иң эре һәм куәтле колхозын җитәкләгән Сөләйман Вәгыйз улы Хәмәдияровның улы Ринат яңа тормыш өрергә өлгергән. Бу хуҗалык бүген тормышта үз кыйбласын табып, олы ышаныч, нык адымнар белән атлый. Шуңа Габделҗәват бирегә эшкә килүенә үкенми. Киресенчә, монда ул игенче хезмәтенең чын асылына төшенде. Аннары элеккеге сабакташлары да бик сөенеп каршы алдылар үзен. Шуңа чит авылда кыска гына вакыт эчендә ул тәмам үз кешегә әйләнде. Эшне белгән һәм сөйгән кешене һәр коллективта яраталар шул. Элек күп төрле техникалар белән эш итүен исәпкә алып аңа менә дигән куәтле К-700 тракторы тапшыралар. Элеккеге еллардагы кебек быел да ул туфрак эшкәртү, тырмалау, культивацияләү кебек эшләр башкарырга исәп итә. Кыш айларында бер көн эштән калмыйча барлык агрегатларны, техниканы карап, көйләп күздән кичергәнгә, тизрәк аларны эштә сынап карыйсы килә аның. Бер сүз белән әйткәндә, тәҗрибәле механизаторның күңеле кырга ашкына.
Рәсемдә: Габделҗәват Гайнетдинов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!2100
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11800
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.20100
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7400
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.31500
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.8300
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.8100
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.7100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97800
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк9000
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9300
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...8900
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7200
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!2100
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7700
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11800
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.20100
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика