Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Карашыннан якты нур бөркеп...

    Көзге кояшның саран елмаюы җанны җылытырлык түгел иде шул. Ничек тә артка борылмаска кирәк, югыйсә, кире өйгә йөгерәчәкмен дигән уйларда Нурислам абыйсыннан калышмыйча тиз-тиз атлады ул. Иртәнге салкынча җиләс һава күңелдәге икеләнүле уйларны таратырлык кодрәткә ия иде күрәсең. Мөлдерәмә тулган күзләрдәге яшьләр эчкә йотылды. Авыл башындагы туган йорт та әкренләп...

    Көзге кояшның саран елмаюы җанны җылытырлык түгел иде шул. Ничек тә артка борылмаска кирәк, югыйсә, кире өйгә йөгерәчәкмен дигән уйларда Нурислам абыйсыннан калышмыйча тиз-тиз атлады ул. Иртәнге салкынча җиләс һава күңелдәге икеләнүле уйларны таратырлык кодрәткә ия иде күрәсең. Мөлдерәмә тулган күзләрдәге яшьләр эчкә йотылды. Авыл башындагы туган йорт та әкренләп артта калды. Бу 15 яшьлек кызның олы юлга чыгып барышы иде.
    Ул көннәр үзгә бер моңсулыгы белән хәтер сандыгына салынган Әнисәнең. 8 сыйныфтан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга баручылар 70-80 нче елларда шактый булды. Техникумның бухгалтер-экономист белгечлеге хәзерләү буенча даны таралган чагы. Сыйныфташлары Гүзәлия, Гөлүсә, Гөлшат, Люция шаукымына иярдеме, әллә инде математиканың могҗизалы саннар белән тулган дөньясына алып кергән укытучысы Дания Әхмәтҗанованың йогынтысы идеме-ул да документларын техникумга илтеп бирде. Имтиханны уңышлы тапшырды. Студент булды.
    Укулар авыр булса да, түзәрлек. Әмма беренче еллардагы сагынуга чик-чама юк иде. Авылда ялгызы калган әнисе Шәмселхәят апа, туган якның һәр карыш җире төшләргә кереп йөдәтте. Атна саен ялга кайтулар гына күңелне бераз баса, белемгә омтылыш кына юк-бар уйларга чик куя иде. Сабырлыгы, тырышлыгы белән үтелгән 3 елдан соң дипломлы белгеч булып район "Сельхозтехника" берләшмәсенә бухгалтер булып эшкә кайта Әнисә Гомәр кызы.
    Тырыш, үз эшенә бирелгәннәрне кайда да хөрмәт итәләр. Ул да коллективка тиз кереп китә. Янәшәсендә тәҗрибәле хезмәткәрләрнең булуы, үзенең һәрбер эшкә энтузиазм белән алынуы да җиңеллек өсти, әлбәттә. Шул ук вакытта белемне арттыру кирәклеге күңелдән чыкмый һәм ул читтән торып КАИның экономика факультетына укырга керә.
    Хезмәт биографиясе зур түгел Әнисә Нәбиуллинаның. Район салым инспекциясендә 7 ел хезмәт куйганнан соң, 2001 елда ачылган Татарстан Республикасы федераль казначылык идарәсенең Балык бистәсе бүлегенә казначей булып эшкә килә ул. Дөресрәге, тәҗрибәле белгечнең үзен чакыралар бирегә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул шул эшендә.
    -Хәзер бар эш тә компьютердагы программага салынган. Шуның буенча эшлибез инде.
    Үз эшен кыскача, гади генә итеп аңлатса да, монда гаять игътибарлы, җаваплы булу зарури. Саннарда ялгышырга ярамый, төгәллек таләп ителә. Җирле бюджет учреждениеләренең үтәлешен тикшерү, керем, чыгымнарны үткәрү дә алар вазыйфасында. Эштәге җаваплылык аның төп сыйфаты булса, тормышта ул бөтенләй башка ягы белән ачыла. Ярдәмчел, кешелекле, якыннары өчен соңгы ризыгын да бүлешергә әзер торган шәфкатьлелек хас Әнисәгә. Борчулары бар икән-сиздермәс, үз йөген үзе тартыр, ә сөенечләре галәмгә сыймас. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән коллективта, дуслары арасында хөрмәтле дә ул. Һәрчак нур сибеп торган күзләре тормышны яратуы хакында сөйли. Тигез, тату гаиләдә ире Зөфәр белән ике кыз үстерә алар. Кызларның икесе дә әниләре кебек уңганлыгы белән ут уйната торганнар. Олыларны олы итә белү, кечкенәләргә ихтирамлы булу тәрбиясен алган алар. Тырышлар, белемлеләр. Ләйсән КАИның экономика факультетын тәмамлап бүгенге көндә Казандагы төзү фирмаларының берсендә экономист булып эшли. Ә Лилия исә Казан медицина университетының 5 нче курсында белем ала. Киләчәктә аның да хыялы үзебезнең якка кайтып авыруларга шифа, дәва өләшү.
    ...Яшәеш дәвам итә. Буыннар эстафетасы алмашына. Заманалар үзгәреп, нинди генә технологияләр кулланышка керсә дә, күңел калебебез белән һаман саен яхшылыкка, матурлыкка омтылабыз. Әнисә Гомәр кызы Нәбиуллинаның да яшьлек хыяллары чынга ашкан. Артка борылмыйча, алга карап юл ярган еллар татлы хатирә булып үткәндә калган. Бу көннәрдә исә аның күркәм юбилее. Бәйрәмең мөбәрәк булсын, сыйныфташ дустым. Йөзеңдәге мөлаемлек сүнмәсен, гомер юлың озын, бәрәкәтле, тигез булсын!
    Рәсемдә: Әнисә Нәбиуллина.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: