Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Иман нуры балкый йөзендә

    "Чабатадан, тездән суга батып, Язгы чәчү җитәр алдыннан, Чыгып киткән икән симәнәгә Хатын-кызлар безнең авылдан. Сыерлары юлда ятып калган, Җилкәләргә күчкән симәнә. Бу турыда сөйләгәндә әле, Әни һаман елап җибәрә..."

    Кадыйр Сибгатуллинның "Сугыш чоры хатын кызлары" дип исемләнгән шигыреннән әлеге юлларны тикмәгә генә китермәдем. Чыннан да, бөтен илне, сабыйларны, әби-бабайларны үлемнән шушы чор хатын-кызлары үз җилкәләрендә ташыган симәнәләр коткарып кала.
    Бу турыда сөйләгәндә Хәлимә әбинең дә дулкынлануын сиздем. Әйтерсең лә әлеге сөйләшү аның күңел почмагында яшеренеп яткан хатирәләрен кузгатты...
    Кече Әшнәк авылында туып, әле дә анда гомер кичерүче 85 яшьлек Закирова Хәлимә әбинең тормышы хәзерге буын яшьләренә үрнәк итеп куярлык.
    -Аллага шөкер, бернәрсәдән зарланмыйм. Сугыш бик күп авырлыклар китерсә дә, без аны җиңеп чыгып, бәхетле тормышка ирештек,-ди ул елмаеп.
    Чыннан да, бәхеткә ирешү өчен аңа да бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. 13 яшеннән уракка, колхоз эшенә йөреп чыныгып үсә ул. Әле үзе дә иген буйлы гына яшь кыз баланың урак урганда куллары тырналып, канап бетә. Ул урак эзләре аның кулында һаман да саклана. Ләкин Хәлимә әби кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә.
    1944 елда йөргән егетен сугышка озата. Ходай рәхмәте белән ул туган авылына, сөйгәне янына исән-имин әйләнеп кайта. Сугыш бетеп 2 ел үткәч алар гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы бер кыз, бер малай табып үстерәләр.
    Ире гомер буе район үзәгендә, төрле авылларда хисапчы булып эшли, ә Хәлимә әби колхоз эшендә йөри. Дуңгызлар карый, 20 ел сыер сава.
    Үз гомерендә аңа бик күп төрле эшләр башкарырга туры килә. Сыер, ат җигеп Рус Әшнәге авылыннан утын ташый. Иптәш кызлары белән утын кисүдә дә катнаша. Колач җитмәслек агачларны кискәндә бер иптәшләрен дә югалтырга туры килә. Симәнә алыштырырга дип Балык бистәсенә дә, ерак авылларга да бара ул. Кышкы салкыннарда боз өстеннән чабата белән көянтәләп симәнә алыштырарга да йөриләр.
    -Өйдәге эшләрне дә эшләргә, колхоз эшенә дә өлгерергә кирәк. Үзебезнең бакчадагы 25 сутый өстенә, колхоз җирләрен дә казый идек. Яшелчәләрне кул белән казып утыртабыз, аннары алмагачларга көянтәләп су ташып сибәбез. Бер эшләмәгән эшебез дә калмады",-ди Хәлимә әби.
    Балаларын да эшчән итеп тәрбияли алар.
    Аларның тырышлыклары бушка китми. Кызы да, малае да эш сөючән, тәрбияле булып үсәләр. Кызы әтисе юлыннан китеп хисапчы һөнәрен сайлый, гомер буе Олы Әшнәк авылында үз һөнәре буенча эшли. Улы башта мал табибы, зоотехник, аннары 19 ел медицина пунктында фельдшер, 2 ел авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Үзе иманлы, кешелекле булганга Аллаһ Тәгалә аңа һәрвакыт ярдәм иткәндер.
    -Мәчетләр төзегәнче 14 ел намазларны, гает намазларын бездә укыдылар. Әни аларга намазлыклар әзерләп тора иде, -ди улы Фәрит.
    Эшләгән эшләре өчен "Хезмәт ветераны" исемен алган Хәлимә әби инде менә 1990 еллардан бирле мәетләр юып, ашларда коръәннәр укып йөри, беркайчан да 5 вакыт намазын калдырмый.
    Әлеге ак күңелле ак әбигә Ходай саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен, бик күп игелекле гамәлләр кылырга язсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: