Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Илнар Мөхәммәтшин ел дәвамында йөкләнгән җаваплы эшләрне башкара

    Илнар кечкенәдән әтисе Рашат белән әнисе Гөлсинә янәшәсендә бөтерелеп үсте. Әтисе механизатор, әнисе сыер савучы. Көне буе трактор кабинасында " олы иптәш" булып йөри дә, кичке савымга әнисенә ияреп китә.

    Анда да көтелгән " кунак" ул- әле атны җитәкләп сенаж базына юл ала, әле әнисенә азык таратыша. Кыскасы, чын авыл малае булып эшкә өйрәнеп үсте. Кечкенәдән: " Әти булам",- дип үскән Илнар еллар белән морадына ирешеп тә куя. Хуҗалыкта 40 елдан артык механизатор булып эшләгән әтисен алыштыра. Инде менә үзе дә егерменче елын руль артында. " Азык - төлек корпорациясе"ндә 12 бинадагы терлекләргә азыкны ул өләшә. Бүгенге көндә әлеге хуҗалык район күләмендә әйдәүчеләр рәтендә бара икән, монда, сүз дә юк, Илнар Мөхәммәтшинның да олы хезмәт өлеше ята. Хәер, аңа ел дәвамы җаваплы эшләрне йөкләп кенә торалар. Булдырганга олы ышаныч та зурдан була бит ул.
    -Без биш бала булып ишле гаиләдә үстек. Һәркайсыбыз тормышта лаеклы үз урынын таба алды. Бер- беребезгә ярдәмләшеп, бик якыннар булып яшибез. Тормыш иптәшем Рәсимә белән үзебезнең гаиләдә дә өч бала. Бәләкәй булсалар да, ышанычлы ярдәмчеләр булып үсеп киләләр,- ди Илнар.
    Моннан биш ел элек яңа кирпеч йорт торгызып чыкканнар Мөхәммәтшиннар. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Мөгезле эре терлекләре генә дә алты баш. Тәүлегенә 20- 25 литр сөт саталар. Җәен исә утарлары кош-корт белән тула, бакчалары яшелчә үсентеләре белән тулылана төшә. Буыннарга күчкән матур, тырыш, хәләл хезмәт үрнәге әнә шулай әти- әни салган сукмакларда дәвам итә.
    Идрис Аметов.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: