Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәрәкәттә–бәрәкәт

    Районыбызның 85 еллыгын каршылаганда төбәгебезнең икътисадый-социаль үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләр, аларның эш-гамәле турында еш яздык. Гадәттә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне искә алдык инде. Ә менә гади хезмәт кешеләре игътибардан читтәрәк кала кебек. Алар да ачлы-туклы килеш көнне-төнгә ялгап, башта Җиңү хакына, аннары авылларны торгызу өчен тырышканнар югыйсә. ...Улы Рәис гаиләсе...

    Районыбызның 85 еллыгын каршылаганда төбәгебезнең икътисадый-социаль үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхесләр, аларның эш-гамәле турында еш яздык. Гадәттә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне искә алдык инде. Ә менә гади хезмәт кешеләре игътибардан читтәрәк кала кебек. Алар да ачлы-туклы килеш көнне-төнгә ялгап, башта Җиңү хакына, аннары авылларны торгызу өчен тырышканнар югыйсә.
    ...Улы Рәис гаиләсе белән кайтып төшкәндә Оркыя апа белән Гыйльметдин ага малларын караштырып йөриләр иде әле. "И, улым, бигрәк иртәләгәнсез",-диде ана оныкларын кочагына алып. Ә тегеләре бер-берсен бүлеп әбиләрен туган көне-80 яшьлек юбилее белән котларга керештеләр. Әбинең еллар буразна салган бит алмаларыннан шатлык күз яшьләре тәгәрәде.
    Шатлыктан битәр кайгы-хәсрәттән ешрак еларга туры килде шул 30 нчы еллар балаларына. Оркыя Хәлилованың балачагы, яшьлеге бик күп яшьтәшләренекеннән әлләни аерылмый да инде. Табигатьнең гүзәл почмагына сыенган Зәңгәрле авылында бер гаиләдә 6 кыз үсәләр. Икенче бала булып дөньяга аваз салган Оркыя кечкенәдән кул арасына керә башлый. Әнисе Мәрьямнисага сеңелләрен тәрбияләргә дә булыша, йорт эшләрендә дә беренче ярдәмче була. Олы Әшнәк мәктәбендә 4 нче сыйныфны тәмамлагач, алга таба уку насыйп булмый зиһенле кызчыкка. Уку елы уртасында мәктәп янгач, әдип әйтмешли, тормыш университетлары башлана. Бик яшьли басалар шул алар тәртә арасына. Әниләре белән колхоз басуында чүп утарга йөри. Ә 12 яшендә инде үгез җигеп җир сукалый, тырмалый. Билләре дә ныгып җитмәгән кызлар Яңа Арыш урманында пила белән агач аударалар, атлар белән ташыйлар. Ул да булмый 17 яшьләре дә тулмаган кыз-кыркынны Мәскәү астына торф чыгарырга җибәрәләр. Ике сезон иртә яздан кара көзгә кадәр кеше чыдамаслык шартларда бил бөгәләр. Кышка туган авылларына бераз ял итәрбез дип кайткан кызларны көтеп кенә торалар инде. Күмәк хуҗалык малларына Кама аръягында җәйдән чабып чүмәләгә куелган печәнне ташырга кирәк. "Үзәкләргә үткән зәмһәрир салкыннар, бураннар искә төшкәч әле дә тәннәр чемердәп куя,-дип искә ала Оркыя әби. -Аптырагач ат чанасы артыннан җәяүләп атлый идек. Чана эченә салам ягып җылынган чаклар да булды".
    Яз җиттеме тагын сукага. Аннары печәннәре өлгерә. Аларны җыярга да өлгермисең, уракка төшәр вакытлар җитә. Зәңгәрледә, Олы Елгада, Олы Әшнәктә сарыклар да карый, сыер да сава Оркыя апа. Кияүгә чыгып Гобәй авылына күчкәч Яңавылда терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Кыскасы, авыл җирендә нинди эш бар, барысын да башкарырга туры килә инде аңа. Кайда гына эшләсә дә мактала, үрнәк була хезмәт ветераны.
    Гаилә учагын сүндерми-сүрелдерми саклый белүчеләрдән Оркыя әби. Тормыш иптәше Гыйльметдин ага белән менә 45 ел инде бер-берсен аңлап, хөрмәтләп саклап гомер итәләр алар. Бүген шатлыктан мөлдерәмә булган күзләреннән кайгы яшьләре дә ташыды шул. Сөлектәй уллары Радикны армия сафларыннан табутка салып кайтаралар. Бу кайгыны ничек кичерүен үзе генә белә инде ана. Әле дә ярый икенче уллары Рәис йөзләренә кызыллык китермәслек итеп яши. Килене Гөлүсәне дә мактап туялмый Оркыя апа. Хәзер тупырдашып үсеп килүче оныкларын сөяләр.
    Гомер буе яшәү ләззәтен тоеп, хезмәттән тәм табып яшәүләренең сере нәрсәдә соң? "Хәрәкәттә-бәрәкәт",-дияргә яраталар Хәлиловлар. Әле дә булса ат, сыер, сарыклар асрыйлар. Улларының бетерегез инде ул хайваннарыгызны, дип үгетләвенә каршы: "Авыл җирендә ничек сыерсыз яшәмәк кирәк, булмаганны,-дип җиффәрә Оркыя әби. -Яшьрәк чак булса, берәр крестьян хуҗалыгы да оештырып җибәрер идек әле". Гомере буе механизатор булып эшләсә дә, атлар ярата Гыйльметдин абый. Менә дистә елдан артык инде ул үз хуҗалыгында ат тота. Җәй көне аның белән малларына печәнен әзерли, Солтан авылына мәчеткә дә атына утырып бара.
    Менә шундый фидакарь затлары белән күркәм, көчле безнең татар авыллары.

    Рәсемдә: Оркыя, Гыйльметдин Хәлиловлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: