Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәләл хезмәтләре мул табында яшәтә

    Әти-әнисе хезмәтен уңышлы төстә дәвам иттерүчеләрне һәр авылда очратырга мөмкин.

    Олы Укмас авылында яшәүче Гөлшат та мәктәп елларыннан ук әнисе Фәйрүзә апага сыер саварга булышкан. Мәктәпне тәмамлагач ул аның беренче ярдәмчесенә әйләнә. Ул елларда кул белән сыер саву, һәр көнне иртә таңнан фермага эшкә йөрү кыенлыклары куркытмый кызны.
    Хуҗалыкта 40 ел дәвамында сыер сауган әнисе хезмәтен ул гомерлеккә үзенә мирас итеп алган. Әнисенең эшен дәвам иттереп, сыер савучы, аннан хисапчы хезмәтләрен башкарган. Шуннан соң аны авыл клубына мөдир итеп билгеләгәннәр. Тик билгесез сәбәпләр аркасында клуб эшләүдән туктагач, үз шәхси хуҗалыкларында алар терлек асрауга алыналар.
    Тормыш иптәше Минсур да бу эшне ярата, үз итә. Ә көндәлек эшләрендә аларга уллары да булыша. Шулай булмаса 5 сыер асравы бик кыен булыр иде. Җәй айларында көтүгә чыгу, малларга азык хәзерләү тулысынча үз җилкәләренә төшә. Шәхси хуҗалыкта булган 15 баш мөгезле эре терлеккә, 2 атка кыш чыгарга җитәрлек күләмдә болын печәнен генә җиткезеп булмый.
    Идрис Аметов.
    Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: