Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хезмәт юлы бәһале

    Габделнәгыйм абый кебекләр хакында легендар диләр. Үткәне белән күпләрне сокландырырлык ул.

    Котлы Бөкәш авылында ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән Габделнәгыйм Бариев бик кечкенәдән кызыксынучан, күп белергә омтылучан була. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан әтисе Нәҗип ага алтын куллы кеше буларак, авылдашларына яхшы билгеле. Итеген дә баса, терлекләр дә үстерә, бал кортларын да үрчетә, авылда хәзерләүче хезмәтен дә күңелен биреп башкара ул. Әнисе Фагыйлә апа да балаларын әдәпле, тәртипле, хезмәт сөючән итеп тәрбияли. Еш кына басуга уракка ул бәләкәй арбага утыртып улын да үзе белән алып бара. Көнозын 25 әр сутый урак ура, бригадирлар да аны бик еш мактап телгә алалар. Малай әнә шулай әти-әнисе үрнәгендә күп һөнәр серләренә өйрәнеп үсә. Мәктәпкә укырга кергәнче үк инде ул хуҗалык эшләрендә булыша. Мәктәп янәшәсендә урнашкан атлар абзарына да Сәлахетдин абыйсы янына еш бара ул. Ә мәктәптә укыганда әтисенең беренче ярдәмчесенә әверелә. Өстәвенә счет төймәләре белән оста эш итүен, ә соңрак инде әтисенә булышуын күреп мәктәпне тәмамлагач даруханә мөдире аны үзе янына эшкә чакыра. Берничә ел дәвамында малай биредә хисапчы хезмәтен башкара. Белем дәрәҗәсенең түбән булуын тоеп газеталардагы игъланнар буенча тәвәккәлләп Бөгелмә шәһәрендәге сәүдә техникумына юл тота. Авылдан, бәлки әле районнандадыр, ул биредә беренче студент була. Аннары аның үрнәгендә Котлы Бөкәштән бик күп егет һәм кызлар Бөгелмә шәһәренә укырга агылалар. Егет барлык фәннәрне дә яратып үзләштерә. Теоретик белемен көндәлек эш белән чиратлаштырып шәһәрнең эре һәм дәрәҗәле сәүдә нокталарында күнекмә үтә. Бар яктан да булган, тыйнак, эшчән, тәртипле егетне үзләрендә эшкә калырга да үгетләп карыйлар. Әмма гаиләдә төпчек малай туган нигезенә кайтырга тиешлеген аңлаткач каршы килмиләр аңа. Шулай итеп, ул туган авылына эшкә кайтып төшә. Яшь белгечне сынап, аның нәрсәгә сәләтле булуын тикшерү ниятеннән күпне күргән авыл сәүдә оешмасы рәисе Ибраһим абыйсы аны көндәлек көнкүреш товарлары кибетенә сатучы итеп билгели. Биредә хезмәттәше Шәмсебикә апасы белән берничә ел эшләгәч аны җитәкчеләре үз янына чакырып: "Әти-абыйларыңа охшасаң булдырырсың",-дип Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган абыйсы Габделмөҗип эшләгән складка мөдир итеп билгелиләр.


    -Әти, абыйлар исемен телгә алгач олы ышанычны акларга тырыштым, инде билгеле. Төннәр буена бер-бер артлы шәһәрдән товар төяп кайткан автомашиналарны кабул итә идек. Ә иртән аларны тизрәк күрше-тирә авыллардагы 40 ка якын кибеткә бүлеп озаттык,-дип искә ала ул үткәннәрен.


    Әнә шулай кечкенәдән җаваплы тармакта хезмәт куеп авыл халкын кирәкле азык-төлек, промышленность товарлары белән тәэмин итү өчен тырыша ул. Күңелен биреп тырышып эшләп йөргәндә тормышында әле аның тагын бер олы вакыйга булып ала. Мәктәп елларыннан ук күз атып, дуслашып йөргән Асия белән гаилә корырга булалар. Ике якның хәер-фатихасын алып, 1971 елда никахлашып та куялар һәм төп йортта яши башлыйлар. Тормыш иптәше һәркөнне иртә таңнан күрше Тәб.Чаллы мәктәбенә юл тота. Ә ул авыл сәүдә оешмасына эшкә ашыга. Үзенә йөкләнгәннең барысын да белеп, төгәл башкаруын күреп аны товар белгече, ә аннары инде ревизор итеп билгелиләр. Ә яңа урынга күчүе күрше-тирә авылларга тикшерүләр белән чыгу кебек өстәмә кыенлыклар китереп чыгара. Ревизия тәмамлангач кичләрен җәяүләп өйгә кайтырга туры килә. Шуңа ул бишекле мотоцикл сатып алырга була. Бу техниканың бер рәхәте, мең михнәте дигәндәй, тикшерү өчен еш кына салкын көз, карлы кыш дип тормыйча ерак авылларга чыгып китә. Ә менә бүген инде шуның нәтиҗәсе буларак, аның кул, аяк буыннары сызлый, авырта. Яшьлек чоры бит. Мотоциклның рәхәтен күрергә дә өлгерә әле ул. Иртә таңнан эшкә барганчы малларга яшел масса кайтара, терлекләр өчен кышлык запас та әзерли. Әнә шулай әти-әниләре янәшәсендә эшкә өйрәнеп үскән егет аларның хезмәтен дәвам иттереп башкалардан һич кенә дә ким яшәмәскә тырыша. Икешәр сыер асрыйлар. Кайвакытта терлекләрнең баш саны 10 га җитә. Инде дистә елдан артык лаеклы ялда булсалар да, әле дә итне читтән сатып алганнары юк әле аларның, үзләре асрыйлар. Җәй айларында икәүләшеп умарталыкта кайнашалар. Инде корт оялары да 20 гә җиткән икән.


    Габделнәгыйм Нәҗип улы хәләл җефете белән туган нигезендә әти-әниләрен тәрбияләп, аларны олылап кадер-хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатканнар. Әнә шулай әби-бабалары рухына тап төшермичә гомер кичерәләр алар. Бер-берсен хөрмәтләп яшәгән бу өлкәннәр балаларына да үзләре үрнәгендә яхшы тәрбия, төпле белем бирә алганнар. Һәркайсының үз тормышы, яраткан хезмәте, менә дигән гаиләсе бар. Хезмәт дигәннән нәкъ әти-әниләре үрнәгендә аларның эзеннән киткәннәр. Уллары Раил район халкына сәүдә хезмәте күрсәтсә, кызлары Ләйсән Котлы Бөкәш мәктәбендә балаларга төпле белем бирү өчен тырыша. Шушы көннәрдә генә алар әтиләрен 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә төп йортка җыелдылар. 42 ел тигез, матур тормышта яшәгән әти-әниләренә изге теләкләрне 4 оныгыннан ишетүе аеруча куанычлы булгандыр, мөгаен.


    Рәсемдә: Асия белән Габделнәгыйм Бариевларны оныгы белән күрәсез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: