Халык һәрчак канәгать

Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булган хат ташучы хезмәте авыл җирендә гомер-гомергә игелекле эш булып исәпләнде. Бүген алар өстенә шактый зур вазыйфалар йөкләнгән.
Район почта элемтә үзәге башлыгы Илсур Кәтиев сүзләренә караганда, коллективта бүген иң яхшы хезмәткәрләр генә тупланган. Аларның күпчелеге гүзәл затларыбыз-хатын-кызлар. Район халкыннан элемтәчеләрдән зарланып, канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләрнең булмавы да коллективның үзара дус, тату яшәвенең ачык мисалы. Эшчәнлекләре дә элеккеге чорлардан шактый үзенчәлекле аларның. Төп вазыйфалары халыкка газет-журналлар, хатлар таратудан тыш әле тагын дистәләгән төрдә хезмәт күрсәтәләр. Ә район үзәгенә китерелгән матбугат чараларын иң элек сортларга бүлүче Роза Мөхәммәтшина каршы ала. Аның активлыгы, җитезлеге нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә авыл элемтә бүлекләренә бүләләр. Уйлап карасаң, бу хезмәт сөючән хатын кулыннан меңәрләгән данә газет-журналлар, хатлар, посылкалар үтә. Район үзәге элемтә бүлеге иң эреләрдән исәпләнә. Сәвия Нәбиуллина җитәкләгән бу коллективта 7 хат ташучы эшли. Аларның һәркайсы бай тәҗрибәгә ия.
-Кече яшьтән үк авылыбызда хат ташучы апалар эшенә сокланып карый идем,-ди Мәрзия Хәтимова. 5 ел элек бирегә эшкә килгән ул. Бу ханымны коллективта гына түгел, район үзәгендә һәркем үз итә. Остазы Сәрия Гайнетдинова кебек үз эшен бервакытта да иртәгесе көнгә калдырмый. Көнозын үз участогындагы 427 йортка кереп яшәүчеләргә шатлык өләшә. Газет-журналларны, хат, телеграмма, бандерольләрне авыл халкы сөенеп кабул итәләр. Әле күбесе үз шатлыгы белән дә уртаклаша. Аралаша торгач өлкәннәргә ул кирәкле азык-төлек товарларын да алып килә. Подпискалар рәсмиләштерә, коммуналь түләүләрне дә урында кабул итә.
Хәзер элемтә бүлегендә озын чиратлар да юк, 3 кеше халыкны кабул итә. Эш сәгатьләре дә район халкы өчен уңайлы итеп үзгәртелде. Район үзәгендә яшәүчеләр яхшы белгән Әлфия Садыйкова хезмәттәшләре белән коммуналь түләүләрне кичке 8 сәгатькә кадәр кабул итә.
Авылларда да инде почта элемтә бүлекләре заманча төс алды. Һәр елны өчәр-дүртәр бүлекне төзекләндерәләр. Район элемтә үзәге башлыгы план-заданиеләрен арттырып үтәүче Трой-Урайдан Галина Артамонова, Масловкадан Зилә Касыймова, Урахчадан Мөсфирә Гыйлемханова җитәкләгән коллективларны мактау сүзләре белән телгә алды. Үзләренең көтеп алынган хатын-кызлар көнендә дә алар авыл кешеләре белән бәйрәм итә. Тырыш хезмәттә кадер-хөрмәт яулаган бу һөнәр ияләренә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4500
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13700
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.23100
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.9500
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.34100
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.10200
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.9800
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.10600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.122100
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк13300
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.11100
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...10600
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7800
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4500
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13700
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.23100
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика