Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Халкы аны үз итә

    Берәүләр эштән-эшкә күчеп күңеленә охшаган һөнәрне табарга тырышса, икенчеләрне ул үзе таба.

    Биектау авылында яшәүче Рәисә Баһаутдинованы да хезмәте үзе тапты. Шушы көннәрдә генә үзенең 55 яшьлеген билгеләп үткәндә дә сөенеп телгә алды әле ул аны. Шактый еллар хуҗалыкта эшләгәннән соң заманалар үзгәреп кинәт эшсез калгач, Котлы Бөкәш иминият бүлеге җитәкчесе Равил Гарифуллин Рәисәнең өенә килеп аны үзләренә эшкә килергә күндерә.Тормышта тыйнак булса да, үзенә йөкләнгән эшне тиешле дәрәҗәдә үтәргә ярата ул.
    Рәисә Яңа Сала авылында ишле гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән. Әнисе Хатирә апа 5 баласын да әдәп, тәртипкә өйрәтсә, әтисе Хикмәтулла абзый алынган хезмәтне күңел биреп, аннан тәм табып эшләргә кирәклеген төшендерә. Әнә шулай итеп барлык балалары авыр чорларда күпне күргән әти-әниләреннән иң яхшы сыйфатларны гына алып үзләренә гомерлеккә юлдаш иткәннәр. Өлкәннәр сүзен тыңлап алар хуҗалык, өй эшләрендә катнашканнар. Мәктәптә дә тырышып укып нигезле белем алганнар. Әти-әниләренең кылган изгелекләренә яхшылык белән җавап бирү ниятеннән Рәисә дә Шомбыт мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, әти-әниләремә ярдәмем тияр дип югары уку йортына китмичә, хатын-кызлар өчен иң кирәкле һөнәр сайлап Казан кулинария училищесына укырга керә. Ә аннан кайткач аны элеккеге Шомбыт совхозына пешекче итеп эшкә чакыралар. Беренче эш көненнән үк үз-үзенә таләпчәнлек күрсәтеп, хезмәтен пөхтә башкарырга тырыша ул. Елның-елында тәҗрибәсен үстерә. Шактый олы хуҗалыкта шунсыз мөмкин дә булмый. Кайбер кызу эш көннәрендә алар 200, хәтта аннан да күбрәк кешене тәмле аш-су белән сыйлыйлар. Чәчү, урып-җыю чорында ризыкны басуга, эш урынына алып чыгып, игенчеләр күңеленә көч-дәрман өстәргә тырышалар. Ул чорларда совхоз районда иң эреләрдән исәпләнә. Машина-трактор парклары да "Сельхозтехника"дан ким булмый. Совхозда 40 автомашина, шул күләмдә диярлек трактор, комбайннар эшли. Хуҗалык җитәкчесе тарафыннан куелган катгый таләпләр нигезендә, вакытны әрәм итеп берәү дә төшке ашка өйләренә таралмый, ашханәдә генә туклана. Әнә шулай вакытның һәр минутын җитештерүчән файдаланырга тырыша алар. Мондый вакытта иң зур кыенлык пешекчеләр җилкәсенә төшсә дә сынатмыйлар, сер бирмиләр алар.
    -Директорыбыз Усман Йосып улы бик кешелекле, ярдәмчел иде. Ул һәрберебезгә зур хөрмәт белән эндәште. Тормыш хәлләребез белән кызыксынып, ярдәм күрсәтергә, моңсу чакларда күңелләребезне күтәрергә тырыша иде,-дип искә ала үткәнен Рәисә Баһаутдинова. Искә алмаслык та түгел шул, 27 ел гомерен ашханәдә үткәргән ул. 2000 нче елда нәкъ шушындый ук бердәм эшчән коллективка чакыралар үзен. Бу елларда Биектау авылында озак еллардан бирле иминият агенты булып эшләгән Рузалия апасы Галимова лаеклы ялга киткәч, аны үзе урынына керергә үгетли.Баштагы мәлдә билгеле яңа эш башлап җибәрергә үзе дә булыша. Остазыннан хезмәт серләренә тиз төшенә ул. Авылдашлары белән дә ансат кына уртак тел таба. Әнә үткән авыр, коры елдан соң берничә авылдашын абзарларындагы мал-туарын иминиятләштерергә күндерә. Ә кайберәүләр аңа әле бүген дә рәхмәт укый. Узган ел берәүләр читтән килеп сатып йөрүчеләрдән бәләкәй бозау сатып алалар. Бәясе дә шактый бит, 15 мең сум дип, иминиятләштерүдән баш тарталар. Ләкин Рәисә аны тиз күндерә. Берничә айдан соң әлеге кешенең кинәт бозавы үлеп китә. Кирәкле документларны үзе җыярга булышып, Рәисә аңа 20 мең сум акчаны кайтарып та бирә. Шуннан соң авыл кешеләре дә, син алдан сиземлисең, дип бар мөлкәтләрен иминиятләштерергә тырышалар.
    Рәисә Баһаутдинова биредә 12 ел эшләве дәверендә бик күпләрне сөендерде. Бәла аяк астында йөри, дип тикмәгә әйтми шул халык. Бигрәк тә бүгенгесе катлаулы чорда адым саен сагалый ул безне. Шуңа иминият агенты һәркемне көтелмәгән хәлгә әзер булырга, алдан саклану чарасын күрергә өйрәтә.

    Рәсемдә: Рәисә Баһаутдинова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: