Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гомер сукмагы катлаулы булса да, биниһая дәрәҗәле

    Мәктәпкә таба нәзәкатьле бер ханым атлый. 30 елга якын әлеге сукмактан йөрүче Фирдәүсә Әхәтова Ямаш урта мәктәбе укучыларына математика фәне серләрен, информатика нигезләрен төшендерә.

    "Бүген, кичәгегә караганда укучыларым яхшырак җавап бирделәр. Әйбәт фикер йөрттеләр",-диеп киләчәккә көч алып яши.

    -Укучыларда фәнгә кызыксыну уяту, материалны тирәнтен аңлату максатыннан төрле укыту алымнары куллана, һәрчак эзләнүдә ул. "Дәреснең сыйфатын күтәрү, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына ике телдә әзерләү өчен үз өстеңдә һәрдаим эшләргә кирәк",-ди Фирдәүсә Әхәтова. Информацион технологияләр кулланып яңалыкка омтылып яши бу ханым. Күпкырлы хезмәтенең нәтиҗәсе буларак укучылары фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, имтиханнарын уңышлы бирәләр. Бигрәк тә куанчлысы, алты укучысы аның эзеннән киткән, укытучы һөнәрен сайлаган. Үз кызы Айсылу да педогогия университетын тәмамлап, Казан шәһәренең 34 нче номерлы мәктәбендә инглиз теле укыта.
    Әле кайчан гына үзе дә Югары Тегермәнлек мәктәбен уңышлы тәмамлап, балачак хыялы-укытучы булу теләге белән Казан дәүләт педогогия институтына килгән иде. "Язмышыма бик рәхмәтлемен, хыялларым тормышка ашты. Эшемә гомер буе тугры калдым, яратып башкардым",-ди мөгәллимә. Үзенең тырыш хезмәте өчен район мәгариф бүлеге, район башлыгының мактау грамотасы һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
    Гөлназ Зарипова.
    Бу язманың тулы вариантын газетабыздан укый аласыз.
    Фото redrs@mail.ruдан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: