Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фәрвәз Галиуллина: балачагыннан язмыш үз итәгенә салып мең кат сыный аны

    Фәрвәз Галиуллина район гәҗитенең олы бер тарихы. Бүгенге көндә редакциянең үткәнен аннан да күбрәк белгән кеше юктыр, дип уйлыйм.

    Ул сугыш чоры баласы. Быел сигезенче апрельдә аңа сиксән биш яшь тула. Үткәннәрнең берсен дә онытмаган, оста итеп сөйләве белән үзенә җәлеп итеп кенә тора.

    Фәрвәз апа 1930 елда Түбән Кама районында дөньяга килә. Мәктәп елларын бүгенгедәй хәтерли. Бик яхшы билгеләренә генә укый ул. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Зәй, Кызыл йолдыз районнарында балалар укыта.

    Язмыш аны укытучы итеп Балык бистәсе районы Күгәрчен авылына китерә. Шул елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтның география-биология факультетын тәмамлый. Тырыш, уңган кызга "паровоз" дигән кушамат тагалар.

    Күгәрчен мәктәбендә биология укытучысы буларак мәктәп яны бакчасын да тәрбияләргә туры килә аңа, бар фантазиясен эшкә җигә ул. Укучылар белән яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәләр, бакчаны үрнәк тәртиптә тоталар.

    Илне Никита Хрущев җитәкләгән елларда искитмәле кукуруз үстерәләр, тәҗрибә участогын районга үрнәк итеп күрсәтерлек була. Биредә район буенча укытучылар киңәшмәсе үткәрәләр. "Берсен сындырып та карадылар әле, имеш ялгап куймаганнармы",-ди Фәрвәз апа көлеп.

    Бу яшь мөгаллимәнең беренче иң зур казанышларының берсе була һәм аны район күләмендә таныта. Ул сүзгә дә төшеп калганнардан түгел, үз сүзен әйтә, үткен фикерләре белән уртаклаша да белә. Ходай аңа күпкырлы сәләт биргән.

    Укучысының күңеленә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкия дә тирән белем орлыклары салган була. Буш вакытларында шигырьләр, пьесалар иҗат итә.

    Гөлназ Зарипова.

    Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: