Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әфганстан күңелем ярасы

    Газинур Баһавиевның хәрби бурычын үтәп Әфганстаннан кайтканына да 30 ел узган. Ә барысы да кичә генә булган кебек. Ватаннан еракта узган дәһшәтле көннәр аның күңелендә мәңге сакланырлар.

    Лаеш районының Пәрәү авылында туган егет хәрби хезмәтне Германиядә гаубица артиллерия дивизионында башлый. Газинур авыр орудие төзәүчесе белгечелеген тиз үзләштерә һәм частьтә иң яхшылар рәтенә баса. Хәрби хезмәт үз агымына дәвам итә-даими укулар, практик күнекмәләр, атулар... 1980 елның 14 гыйнвар төнендә дивизионны тревога белән плацка тезәләр. Замполит солдатларга Әфганстанда революция булуын һәм әфган халкына ярдәм итәргә кирәклеген хәбәр итә. Аннары иң лаеклы яхшы артиллеристлардан интернациональ бурыч үтәү өчен Әфганстанга җибәрелүчеләрнең исемлеген укый. Дивизионнан сайлап алынган 5 кеше арасында Газинур Баһавиев та була. Артиллерия полкын Франкфурт-на-Майне шәһәренә җыйныйлар, самолетлар белән Ташкентка озаталар. Аннары Термез шәһәренә алып киләләр. Бу кечкенә шәһәр безнең солдатларны Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләргә әзерләү базасы була. Халык күп була монда. Күпчелек илнең көньяк өлкәләреннән җыелган солдатлар. Шул исәптән хәрби сборларга җыелган хәрбиләр. Ай дәвамында чит җиргә җибәрү өчен гаскәрләрне актив рәвештә өйрәтәләр, әзерлиләр. Ниһаять, артиллерия, танк полкы, шулай ук БТРлар һәм һавадан саклап бару өчен вертолетлардан торган хәрби колонна формалаштырыла. Аму-Дарья елгасы аша понтон кичүе катлаулы һәм куркыныч була. 3,5 километрга сузылган күперне иске пароходлар гына тотып торалар. Ургылып торган елга аша кичү шактый кыен була. Баглан шәһәре янында колоннаны душманнар утка тоталар. Бу Баһавиевның беренче хәрби чирканчыгы була.
    Газинур хезмәт итә торган хәрби часть Пакистаннан ерак түгел Кундуз шәһәре янында палатка шәһәрчегендә урнаша. Пакистан ягыннан душманнар әледән-әле һөҗүм итәләр. Шуннан ук яңа дәүләтнең дошманнары корал белән тәэмин ителә. Хәрби әзерлек алып бару белән беррәттән шәһәрчектә яшәү шартларын да көйләргә туры килә. Чөнки алар күрше дәүләт территориясенә кергән совет гаскәрләренең беренче частьләре булалар. Шаһ Әминне төшергәннән соң Әфганстанда яңа хөкүмәтне танырга теләмәгән бик күп хәрби берләшмәләр барлыкка килә. Алар барысына да, беренче чиратта совет солдатларына каршы сугыш игълан итәләр. Газинур Баһавиев күп тапкырлар хәрби операцияләрдә катнаша. Аеруча берсе нык исендә калган.
    ...Разведка бер таулы районда дошманнарның зур көче тупланганын хәбәр итә. Операция алдыннан бу районны авыр орудиеләр белән утка тотарга карар итәләр. Газинур хезмәт иткән орудие расчеты гына да дошманга 70 кә якын снаряд ата. Дошманнар коралларын, азык-төлекләрен калдырып качалар. Әфганстанда 1 ел 7 ай хезмәт итү дәверендә якташыбыз бик күп дусларын югалта.
    Әфганстаннан кайткач Газинур Баһавиев Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1986 елда безнең районга кайта. ПМК, МСО да прораб булып эшли. Ул хәзер дә төзелеш оешмасында хезмәт куя. 30 ел эшләү дәверендә дистәләрчә производство объектлары, торак йортлар, клублар һәм башкаларны төзүдә катнаша. Бу тәҗрибәле белгечне хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Хатыны Рузилә белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Әмма Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр һәрвакыт хәтерендә аның. Каршылыклы хисләр телгәли күңелен. Шуңа да ул күптән түгел җырлар иҗат итә башлады. Газинур җырларын дуслары, якыннары алдында башкара. Сирәк булса да район сәхнәсенә чыга. Тиздән совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгару көне була. Анда тагын "әфганчылар" очрашуга җыелачаклар. Газинур бу очрашуда тагын йөрәгеннән чыккан җырларын башкарыр.
    Рәсемдә: Газинур Баһавиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: