Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Хезмәт кешесе

Булдырасың, Габделхәй!

Габделхәй Шәрифуллин "ВЗП Рыбная Слобода" җәмгыяте игенчеләре арасында комбайнчылар бәйгесен әйдәп бара. Ул бүгенге көндә "Мега-204" бункерыннан 500 тоннага якын ашлык суктырып озатты инде.

Авылдашым, классташым, чын хезмәт белән эшләүче кеше буларак та Габделхәйне яхшы беләм. 34 ел руль артында хезмәт куюы дәвамында ГАЗ, КамАЗ, автобус, бензовоз, җиңел машиналарны да иярләде ул. 8 колхоз председателен генә йөртте. Соңгы 10 елында "Акчарлак" приютында автобусда эшләде. Иң сокландырганы, урып-җыю чоры җиттеме, Габделхәй комбайн штурвалы артына күтәрелде. Күтәрелү бер нәрсә, хуҗалык комбайнчылары арасындагы бәйгедә сезонны беренче, я икенче булып тәмамлап килде. Хуҗалыкта бер хөрмәтләнсә, район күләмендәге йомгак ясау тантаналарында кабат зурладылар үзен. Әнә быел да Габделхәй Шәрифуллин "Мега-204" комбайнында хуҗалык әйдаманы.
-Берүзем генә эшлим. Шулай тиеш, немец комбайны бит. Хәзер "телен" аңладым инде. Сөйләшергә дә, киңәшергә дә була. Бу уңайдан, остазым Хәмәтвафа абый Галиуллинга рәхмәтем бик олы. Үз эшенең искиткеч нечкә тоемлы "профессоры" иде. Хәзер лаеклы ялда инде. Еш кына, энем үзең белергә, өйрәнергә тырыш. Ярдәм итүчене көтеп ятудан да кыены юк дип кабатларга яратты. Хезмәттәшләремә дә тел-теш тидерерлек түгел. Бер-беребезгә ярдәм итәргә генә торабыз,-диде ул.
Без гапләшкән арада тагын бер бункер ашлык әрҗәләргә агып төште. Вакытның һәр минутын исәпләгән Габделхәй яңадан штурвал артына күтәрелде.

Рәсемдә: Габделхәй Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев