Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бер йодрыкта, бердәм максатта

    Без килгәндә "Кулон-Агро" хуҗалыгы белгечләре дә урып-җыю эшләреннән канәгать булуларын әйтеп, эшкә йомгак ясап, кыр эшләрендә җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль иделәр. Алар уракта югары күрсәткечләр яулау гына түгел, комбайнчының үз хезмәтенә мөнәсәбәте, техникага сакчыл карашы, югалтуларга юл куелмавы һәм хезмәт дисциплинасын бозмауларын да искә алалар икән. Бер сүз белән әйткәндә,...

    Без килгәндә "Кулон-Агро" хуҗалыгы белгечләре дә урып-җыю эшләреннән канәгать булуларын әйтеп, эшкә йомгак ясап, кыр эшләрендә җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль иделәр. Алар уракта югары күрсәткечләр яулау гына түгел, комбайнчының үз хезмәтенә мөнәсәбәте, техникага сакчыл карашы, югалтуларга юл куелмавы һәм хезмәт дисциплинасын бозмауларын да искә алалар икән. Бер сүз белән әйткәндә, гадел эшләнә. Ә урып-җыю эшләрендә быел Айдар Камалиев белән Илдус Гайнетдиновка тиң булмаган. Алар икесе ике комбайнда эшләп, 2543-2436 тонна ашлык суктырып алганнар. Башкарган хезмәтләре өчен һәркайсы инде 170-160 мең сум хезмәт хакы алуга ирешкән. Моннан тыш әле ярдәмчеләренә дә 100 әр мең сум күләмендә акча бирелгән.
    Хуҗалык белгечләренең әйтүенә караганда, урак быел шактый киеренке шартларда үткән.
    Чөнки комбайн бункерыннан югары дымлылык белән кайткан ашлыкны көшелдә озак саклап булмый, яна башлый. Шуңа аны киптерү эшен тәүлек буена туктатмадык,-ди ашлык киптерү мастеры Шамил Нәбиуллин.
    -Тәүлегенә без 300 әр тонна икмәк киптердек. Эштә Исмәгыйль Йосыпов, Хәмәтмөгим Закиров быел аеруча зур өлеш керттеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан аларны да бүләкләячәкбез,-ди баш агроном Рәшит Нәҗипов. Урып-җыю эшләрендә катнашкан һәркемне хөрмәтләргә исәп итәләр хуҗалыкта.
    Бүген хуҗалыкның техник утарында һәркем үз эше белән мәшгуль. Берәүләр эштән бушаган комбайнны юдырып кышкы саклауга куярга әзерли. Икенчеләр исә печән чабу, чәчү агрегатларын чистартып, махсус мәйданчыкка урнаштыра. Барлык чапкычларның пычакларын салдырып, буяп тигез сафка тезеп куйганнар. Ремонт эшен механизаторлар күмәк көч белән башкара. Аларга 30 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган эретеп ябыштыручы Миңнулла Мөхәммәтшин дә зур ярдәм күрсәтә. Бу һөнәр серләрен ул Ульяновск автомобиль заводында үзләштерә. Аннары "КамАЗ" заводларының берсендә тәҗрибәсен арттыра. Үз хезмәтенең остасын Шомбыт спирт заводы җитәкчеләре чакырып кайтарганнар. Тик ул анда 13 ел гына эшләп калган. Хәзер кулонлыларга хезмәт күрсәтә.
    Биредә әнә шулай һәр тармакта үз эшләренең чын осталары хезмәт куя. Бу көннәрдә хуҗалыкта 400 гектар мәйданны биләгән көнбагышны суктырып алу һәм 3000 гектарда туңга сөрүне башкарып чыгу бурычы тора. Бу эшләр дә артык озак сузылмас, чөнки, һәр тармакта тәҗрибәле осталар хезмәт куя.
    Идрис Аметов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: