Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсендә дә бензоколонка королевасы бар

    Фирданиянең елмаю кунган нурлы йөзен күргән саен легендар "Бензоколонка королевасы" фильмындагы героиня образы искә төшә дә куя инде.

    Һәрвакыт шат күңелле, үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән булуы белән охшаган шул ул аңа. Җәһәт кенә акчасын чутлап ягулыгын җибәрү өстенә автотранспортчыларның күңелен күтәрердәй шаян сүзен дә таба белә ул. "Фирдания хәерле юл теләп озатып калса, уңасың инде. Күп тапкыр сынаганым бар",- ди озын юлларга йөрүче бер танышым.

    181нче ягулык салу станциясендә эшләүче Фирдания Галееваны белмәгән кеше юктыр районыбызда. Өч дистә ел дәвамында шул хезмәтенә тугырылык саклый ул. Ә алган белеме, һөнәре буенча мәдәният хезмәткәре булуын күпләр белмидер дә әле. Олы Әшнәк мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган чая кызны хуҗалык җитәкчеләре мәдәният училищесына укырга җибәрәләр. Аны бетереп кайткач, Фирдания туган авылы Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, соңрак мөдир булып эшли. Ул елларда үзешчәннәр Әшнәктә генә түгел, күрше-тирә авыл сәхнәләрендә дә балкыйлар. Хәзер дә баянын кулга ала әле ул. Оныкларын биетеп, җырлатып алырга ярата.

    Илгиз Җамалиев.

    Бу язманы газетадан укый аласыз.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: