Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районында Каз.Чаллы авылында ветеринар табибы булып эшләүче Илнур Хафизуллин унны алыштыра

    "Агрокама" җәмгыятенең Каз.Чаллы авылы дуңгызчылык комплексы бүген ышанычлы адымнарда атлый.

    Комплекста хәзер эш шартлары да соңгы заман таләпләренә туры килә. Бирегә Биектау авылыннан килеп төпләнгән яшь белгеч Илнур Хафизуллин кыска гына вакыт эчендә коллективның әйдәүче хезмәткәренә әйләнде. Биредә эш шартларының яхшыруына ул да нык куана.
    -Буа авыл хуҗалыгы техникумында укыганда укытучылар тарафыннан мактап телгә алынган шартларга бүген биредә юлыктым-ди ул.
    Комплекста хәзерге вакытта 560 баш ана дуңгыз исәпләнә. Гомум бәһасе җиде миллион сумга 388 баш яхшы нәселле дуңгызларны узган ел ахырында кайтарганнар. Бу ел башыннан дуңгызларның үрчеме дә нык үсеш алган. Бүгенгесе көнгә 2600 баш дуңгыз баласы алынган инде. Яңа туган дуңгыз балалары ветеринария табибы күзәтүендә. Ул аларга билгеле бер график нигезендә прививка үткәрә, авырулар килеп чыкмасын өчен дәвалап тора. Коллективта гына түгел, авыл җирендә дә яшь белгечнең абруе зур.
    Идрис Аметов.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: