Авыл җанлы Михаил

Авыл баласы кече яшьтән шәһәргә киткәч, аны инде башка беркайчан да кире туган ягына кайтарып булмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Озын гомер юлы кичергән кайберәүләрнең бу фикеренә каршы килеп, андыйлар бар дип әйтәсем килә. Журналистлык хезмәтемдә бик күп җирле халык белән аралашырга туры килде. Алар арасында туган җиребезне үз итеп кайтучылар да байтак. Әле шулай күптән түгел генә районыбыз чигендә урнашкан Зур Мәшләк авылында да очраттым андыйны. Дөресрәге, хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов аеруча олылап мактау сүзләре белән телгә алып таныштыргач, хезмәт алдынгысы Михаил Новиков белән кызыксынуым арта төште.
Ул шушы төбәктә ишле гаиләдә туып үскән. Әтисе Андрей дәдәйдән егет авыл хуҗалыгы машиналары серләренә өйрәнеп, беренче хезмәт чыныгуын да шушы хуҗалыкта алган. Аннары кулына автомобиль йөртүче таныклыгы алгач район үзәгенә китеп эшли башлый. Яшьлек мавыгуымы, әллә язмыш кушуы буенчамы, Михаил да тормыш иптәше Елена белән даны бөтен илебезгә таралган автомобиль төзүчеләр каласына эшкә китә. Күңеленә ошаган яхшы эш таба, фатир да ала. Әмма барыбер туган ягы үзенә тарта егетне. Сер түгел, соңгы вакытларда аның туган авылы да бик нык үзгәрде. Менә дигән яхшы йортлар калкып чыкты, затлы производство биналары төзелде. Зур Мәшләк авылы бүген районыбызда да иң тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе булып тора. Шулай булгач, нигә әле чит-ят җирдә адашып йөрергә ди, ул тәвәккәлләп туган авылы Зур Мәшләккә кайтып төпләнә. Беренче көннән үк Михаил монда слесарь-көйләүче хезмәтен башкара башлый. Тора-бара үзенең башка күп төрле эшкә хәвәслеген күрсәтә. Шуңа хуҗалыкта аны бүген үз эшенең чын остасы, универсаль механизатор буларак яхшы беләләр. 15 елдан артык инде ул хуҗалыкның машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыра. Без булган көнне дә Михаил Новиков чәчкеч дискаларын кырдыру белән мәшгуль иде. Хуҗалык җитәкчесе аның әле биредә алыштыргысыз эретеп ябыштыручы, кырдыручы, электрчы булуын да мактап телгә алды. Һәр тармакта менә шундый үз эшләренең чын осталары беркетелгәнгә, техниканы ремонтлау эше дә уңышлы, көйле бара. Һәр хуҗалыктагы кебек монда да беренчеләрдән тырмаларны сафка бастыруга керешкәннәр. Аны хуҗалыкның алдынгы тракторчылары Илгизәр Шәрифуллин, Мингәрәй Әхмәтшин, Дамир Хәйбуллин башкара. Ә менә чәчкеч, культиваторларны көйләүдә Нурислам Гатауллин белән Таһир Галләмовка кайбер вакытларда Михаил Новиков та ярдәмгә килә. Әнә шуңа хуҗалык җитәкчесе һәм белгечләр дә аны: ул бар эшне дә булдыра, үзе алынган эшне югары сыйфат белән башкарып чыга, дип мактап телгә алдылар. Аның сере дә әллә ни ерак яшеренмәгән. Михаил бары тик үз хезмәтен күңел җылысы белән башкарырга күнеккән.
Рәсемдә: Михаил Новиков.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.500
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.3100
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.19200
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.9200
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13700
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.6900
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.17900
-
12 май 2022 - 08:56Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау" "Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә.13200
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.95000
-
11 май 2022 - 08:39Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга? Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.15900
-
9 май 2022 - 11:01Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!15400
-
7 май 2022 - 15:18Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.16600
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
5 май 2022 - 14:22Балык Бистәсе районында юл һәлакәте булды
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.500
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.3100
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.19200
-
13 май 2022 - 08:58«Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика