Аны һәркем үз итә

Тормыш шулай бит инде ул, берәүләр район үзәгенә килеп төпләнергә омтылса, икенчеләр киресенчә авыл җирендә яшәүне кулай күрә.
Күптәнге танышым Дания Хәсәнованың Олы Елга авылына күченеп эшли башлавына быел 30 ел тулды.
Балык бистәсендә дөньяга килгән бу кыз бик кечкенәдән гаиләдә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үсә. Шуңа нинди генә катлаулы эшкә алынса да шуны булдыра торган сәләтле һәм эшчән хезмәткәр булып җитешә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач район орлыкчылык станциясендә лаборант булып эшли. Бер үк вакытта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында да белем алырга өлгерә. Нәкъ шул чорларда районга югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь белгеч белән танышып, берничә елдан соң гаилә корып, алар Олы Елга авылында яши башлыйлар. Ул вакытларда колхозда Даниянең белгечлеге буенча эш урыны булмаганга, вакытлыча гына дип ул район дәүләт иминияте бүлегендә агент хезмәтенә алына. Шактый катлаулы һәм җаваплы яңа хезмәт серләренә бик тиз төшенә ул. Әле җитмәсә Олы Елга авылында яшәүчеләргә генә түгел, күрше Сабакай, Саескан Тавы һәм аның янәшәсендәге Чулман яры буенда урнашкан Камский бистәсе халкына да хезмәт күрсәтергә өлгерә. Дания һәрвакыт ачык күңелле, шат йөзле, яңалыкларны бик тиз отып ала торган хезмәткәр буларак, коллективта да таныла. Мактамаслык та түгел бит үзен. Аның төзегән айлык һәм кварталлык отчетларына бервакытта да төзәтмәләр кертмиләр. Үз эшен җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән, диләр аның турында хезмәттәшләре. Бүгенге заман иминият хезмәткәрләре өчен дә кирәкле мөһим сыйфатларның барысын да үзендә булдырырга өлгергән ул. Әнә шуңа Саескан Тавы һәм Камский бистәләрендә шәһәрләрдән күченеп яшәүчеләр белән бик тиз уртак тел табарга өлгерә. Аларның һәркайсына йорт-җирләрен, милекләрен, үз тормышларын иминиятләштерергә кирәклеген дә ышандыра белә әле ул. Халык әйтмешли, күңелсезлекләр, кайгы-хәсрәтләр янәшәдә генә йөри бит. Авылдашлары да күп вакыт аның янына килеп үз тәкъдим, теләкләре белән мөрәҗәгать итәләр, киңәшләр сорыйлар. Бу тырышлык, үҗәтлек аңа әнисе Мәүлия ападан күчкәндер, мөгаен. Ул да гомере буена хәләл хезмәте белән көн күрде. Бүген дә әле үзенең 82 яшьтә булуына карамастан, район үзәгендә сыер асравын дәвам иттерә. Балалары да аңа ошаганнар. Үзвакытында Дания дә Олы Елга авылында яшәүчеләрне таң калдырып төп хезмәтеннән тыш абзарларында 10 баш мөгезле эре терлек,3-4 баш сыер асрап көн күрде. Авыл җирендә яшәгәч терлек асрау безнең тормыш нормасына әйләнде,-ди Дания. Терлекчелек кәсебенең файдасын да күргәннәр инде анысы. Бер-бер артлы ике улларына югары уку йортында укырга булышканнар. Хәзер инде һәркайсының үз тормышы. Олы улы әнә Мәскәүдә төпләнгән. Яраткан эше, гаиләсе бар.
Рәсемдә: Дания Хәсәнова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9200
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.10100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.10300
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.13300
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.8800
-
9 апрель 2021 - 09:32Язгы бозга ышанма, язмышыңны сынама! Җиһанда яз хакимлек итә. Басу-кырлар кар юрганнарын салалар. Елга-күлләр боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә.14700
-
9 апрель 2021 - 09:25Татьяна Габитова: "Җирле халык өчен зур вакыйга бу" Узган атна ахырында Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл архипастыр визиты белән Балык Бистәсенә килде. Владыка Кирилл Казан кафедрасына билгеләнгәннән соң Казан Митрополиясе белән танышуын дәвам итә.15200
-
9 апрель 2021 - 09:21Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды 8 апрель көнне район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды.11800
-
9 апрель 2021 - 09:17Гагарин очышына – 60 ел 12 апрельдә кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула.15300
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.74600
-
8 апрель 2021 - 09:19Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде Ял көнендә Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.18000
-
8 апрель 2021 - 08:29Җиңүче 10 бройлер тавык алачак. Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.22500
-
8 апрель 2021 - 08:23Зәйтүнә Мингалиева: "Фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләдек" Сүзем бүгенге көндә Олы Солтан авылында гомер итүче Зәйтүнә Габдулла кызы Мингалиева турында.19100
-
6 апрель 2021 - 15:36Хөрмәтле балыкбистәлеләр, " Авыл офыклары" газетасына язылу дәвам итә
-
2 апрель 2021 - 11:10"Ачыктан - ачык сөйләшү" сәхифәсенең кунагы Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар буенча табибы Ринат Гыйниятуллин 2нче өлеше
-
2 апрель 2021 - 11:08Балык Бистәсе укучылары туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр
-
9 апрель 2021 - 10:27Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла6200
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9200
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.10100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.10300
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.13300
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.8800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика