Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Алма бабай” алмасы...

    Хәтеремә нык уелган бер хатирә әле дә кабат-кабат күз алдыма килә, еш исемә төшә: Әхмәтнәгыйм абый бакчаларында алмалар өлгергәч миңа һәр көнне диярлек алма биреп җибәрә һәм һәр бирүендә дә: алма кебек 7 баламның исәнлеге өчен булсын,-дия иде.

    Әйе, сабый чакта, алмаларны майка эченә тутырып, юл тузаны гына калдырып өйгә очкан бер мәлдә, мин ул пышылдаган сүзләрнең мәгънәсен дә аңламаган булганмын шул әле. Әхмәтнәгыйм абыйның юмартлык илә изге бу гамәлен еллар аша гына, "мыек астына" чорный башладым. Инде бүген исә ул гамәл-сүзләрнең мәгънәсенә тәмам төшенеп җиттем. Ул чыннан да юмарт, олпат, тыйнак кына агай иде. Һәрхәлдә мин аны шулай күзаллыйм. Ә олы яшьтәгеләр аны "мал врачы Әхмәтнәгыйм" диеп еш телгә ала иделәр. Болары бер лирик хатирә чигенеше булып, аның рухына дога булып ирешсеннәр. Белүчеләрнең берсе дә аны, шәт, начар яктан искә алмаслар.
    Йә, инде хәзер алмалар санының асылына төшенгән хәлдә, шуларны барлап алыйк... Габдулла, Оркыя, Ибраһим, Әлфия, Гөлфаяз, Гөлчирә, Мансур-7 бала. Алар Шәкүрә апа белән Әхмәтнәгыйм абый Садыйковларның йөрәк парәләре, татлы мәхәббәтләренең уртак җимешләре булып дөньяга киләләр, янәшәләрендә ныклы канат чыгаралар, шөкер, еллар белән һәркайсы үзләренең лаеклы урыннарын табалар. Ә бүгенге каләм эзләрем шуларның берсе, 40 ел гомерен әтисе һөнәренә тиңдәш зоотехник белгечлегенә багышланган Ибраһим Садыйков язмышын барлап сызыладыр. Югары Тегермәнлек сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган егетне кечкенәдән әтисе янәшәсендә бөтерелеп, аңа булышып, аның гамәлләрен күреп үсү Әтнә техникумына алып килә дә инде. Зоотехник! Ул елларда авылда туып үскәннәр өчен дәрәҗәле исемнәр шәендә иде бу һөнәр. Элеккеге Г.Тукай исемендәге колхозда 6 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексы төзелеше башланган чорлар. Дипломлы Ибраһимны әйтерсең көтеп кенә торганнар. Хуҗалык рәисе Андрей Васильевич Степанов һәм районның баш зоотехнигы Иван Якушевич Булатов аны "күктән төшкән бәхет син",-дип яңа комплекска зоотехник, ветврач вазыйфасына "кодалап", икенче төрлерәк әйтсәк: "кадаклап" та куялар. Беренче бишьеллыкларда ирешелгән уңышлар, югары күрсәткечләр-бу чорда күпләргә орден-медальләр, дәүләт бүләкләре алып килә. Дуңгызчылык тармагын авыл агае яхшы аңлый: бик тә чәүчәләкле вакытлары аз булмагандыр Ибраһимның. Чебен тимәс чер итәр, дигәндәй, хәрәкәт җиленнән дә сырхаулана торган дуңгыз баласына белгеч буларак күпме хасият-хәстәр күрмәгәндер ул. Бер дуңгыздан 12-15 әр бала алып үстерү, аларның тәүлеклек артымнарын 500-600 әр граммга җиткерү өчен аз нервлары түгелмәгәндер, йокысыз төннәре гадәти эш сәгатенә әверелмәгәндер аның!
    -Илһам Госманович Валеев хуҗалыкта рәислек иткән чорларда елына 5-6 меңешәр центнер ит җитештергән вакытлар булды. Район, республика күләмендә еш макталып күп кенә Диплом, Мактау кәгазьләре белән бүләкләндек, күчмә Кызыл байракларга лаек булдык,-ди Ибраһим Әхмәтнәгыйм улы хезмәт чакрымнарын барлаган шәлдә.
    Әйе, уңышларга ирешү өчен тармакта эшләүче һәркемнең үз урынында булуы, үз вазыйфасына җаваплы карауы шарт. Терлекләрне тоту, саклау, ашату технологиясенең төгәл үтәлеше-монысы һәрвакыт аның өлешенә тигән "көмеш" булды. Хезмәт елларында ашалган "тоз", "утлы бюролар", биречләнгән эшсөяр куллар, чарланган акыл-барысы да үзенеке. Эшләмәгән ат абынмый, дигән әйтемдәгечә, хезмәт юлында абынганнары, сөртенгәннәре, кире торып, үз ялгышларыннан сабак алып, биеклекләргә күтәрелгәне дә аз булмады аның. Күпме яшьләр, яңа укып кайткан белгечләр өчен остаз булды ул. Бүгенге көндә җитәкче даирәләрдә эшләүчеләр арасында да "укучылары" шактый аның. Иң куанычлысы, "шәп укытучыларын" онытмыйча-узган-барганда, күрешкәндә рәхмәт сүзләрен еш ишеттерәләр үзенә. Лаеклы ялга киткән Ибраһим өчен болары гына да олы бәхет. Бәхет нигезенең иң олысы исә-аның гаиләсе. Тормыш иптәше Назыймәсе белән тату, бер-берсен аңлашып, санлашып яшәделәр. Инде үзләренең дә ике алма бөртекләре үсеп җитте. Иш бәхет янына кушы, дигәдәй өч оныклары үсеп килә.
    Бер караганда лаеклы гомер, хезмәт юлы үтү өчен күп тә кирәк түгел кебек. Ә Ибраһим кебек тормышның төбеннән күтәрелеп, гади, тыйнак яшәп, хәләл хезмәт белән көн күреп, тормышта, киләчәк буыннар өчен матур эзеңне калдыру, ни генә әйтсәк тә, җиңел генә бирелми. Бу яктан аның күңеле тыныч бүген. Күптән түгел генә лаеклы хезмәт ялына чыкты, йорт салынган, агачлар утыртылган, балалар үсә. Ирексездән, Әхмәтнәгыйм абый сүзләрен ихлас үзенә кабатлап: "Исән-сау гына, тигезлектә, иминлектә, озак итеп яшә әле, "Алма бабай" алмасы-Ибраһим абый!"-дип үзенә ихлас пышылдыйсы гына кала!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: