Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Аларның үз юлы, үз кыйбласы бар

    Крәшен Казысы үзенчәлекле, үзгә авыл. Әйдәманнар, көрәшчеләр, хезмәләре белән үҗәтләр вылыдыр. Кече авылны олы итеп яшәтер өчен теш-тырнак белән җиргә берекәннәр яши биредә. Ә бүгенге тукталышыбыз шуларның берсе, Шаровлар биләмәсе. Авылдагы йортны-капка, яшәешне мал-туар билгели. Бу биләмәгә як басудан, бигрәк тә үземдә дә авыл каны җанда кайнаганлыктан, соклану һәм дә...

    Крәшен Казысы үзенчәлекле, үзгә авыл. Әйдәманнар, көрәшчеләр, хезмәләре белән үҗәтләр вылыдыр. Кече авылны олы итеп яшәтер өчен теш-тырнак белән җиргә берекәннәр яши биредә. Ә бүгенге тукталышыбыз шуларның берсе, Шаровлар биләмәсе.
    Авылдагы йортны-капка, яшәешне мал-туар билгели. Бу биләмәгә як басудан, бигрәк тә үземдә дә авыл каны җанда кайнаганлыктан, соклану һәм дә горурлык хисләрендә атладым мин бу байлар утарына. Әйе, әйе, курыкмыйча фаразлана сүзем-монда байлык, хезмәт, яшәү тәме, нәтиҗә, омтылыш, зур планнар!.. Бу Шаровларның бүгенге яшәү рәвеше. Инде күргәннәремә каләмем аша кайтасым, фикерләшәсем килә. Бу гаиләне үрнәк өлге итеп алганмын икән, сер капчыгын чишәргә, бушатырга алыныйк. Киттек йомгак буйлап...
    Крәшен Казысы авылында яши бу гаилә, Тулы канлы, мул тормышлы алар. Зоя һәм Николай Шаровлар хуҗалыгы бүген күпләр өчен замана эталоны булырлык. Гаиләнең язылмган үз кануннары бар. Шуларның берсе бу йортта сан белән сөйләшмиләр. Үземчә генә санап йөрим. Кеше кесәсендәген санау, гомумән, килешмәс гамәл дә кебек. Тик шулай да (авт. якынча)-6 савым сыер, унлап мөгезле эре терлек, 50 каз, берничә дистәләгән сарык, дуңгыз, ат, дистәләгән тавык-чебеш асрый алар. Болары күземә ташланганнары гына. Бүгенге көндә гаилә 70-100 литр сөт сата. Бу хуҗалыктан елына 25-30 тонна чамасы сөт дәүләт "өстәленә" китә. Үзләренә, кода-кодача, туган-тумачасына да "экологик чиста" ризык шушы "ышанычлы нокта"дан китә.
    -7 баш савым сыерның алтысы савыла. Савылгач, ничә бозау барлыгын шәйләгәнсенздер, шәт,--ди йорт хуҗабикәсе Зоя Шарова. Вакытында үзе кем генә булып эшләмәгән. Бүгенге көндә нинди генә вазифа башкармый?! Шундый кешеләр бар бит: утта салсыннар-янмый, суга ташласыннар-батмый, Зоя нәк шундыйлардан.
    -Мине замана өйрәтте. Кирәк булгач, гомеремнең дүртенче дистәсендә авыл хуҗлыгы институтында укып экономист белгечлеге алдым,-ди Зоя. Ул хуҗалыкта ферма, склад мөдире, хисапчы булып та эшләгән. Соңрак иминият агенты вазифасына күчкән.
    Җиңеллектән түгел, авылдашларым язмышына битараф карый алмавым сәбәпле, язмышымны иминият хезмәте белән бәйләдем. Биредәге хезмәт стаңым 30 ел булу белән горурлана алам мин,-ди ул.
    Йә, ярый, инде гаиләнең иктисадый нигезе, тотнаклылыгы белән дә танышып үтик. Ит җитештерүдән генә дә елына 300 мең сум чамасы табыш ала алар. Ай саен 25-30 мең сумлык сөт саталар. Шушы кадәр мал-туарны карау җиңел генә бирелмәвен аңлаган хәлдә, аларга кызыксынулы соравымны юллыйм:
    -Балалар ярдәменнән башка бик авырга туры килер иде. Казанда яшәүләренә карамастан, ике улым кайталар да төшәләр. Булышлыклары шулкадәр зур,-ди Зоя. Уллары да төп нигездә тормыш тулылык белән барсын өчен барлык тырышлыкларын эшкә җигәргә омтылалар. Әнә узган ел Чүк бәйрәменә Чувашстаннан тәкә алып кайтуны Шаровларның уллары үз өсләренә алганнар. Күз-алмаз диләрме әле, токымлы тәкәне күргәч, үзләренә дә сатып алганнар егетләр. Тоемлаулары белән ялыгшмсаганнар.
    -Сарыклар игезәк бәрәннәре белән куандырып кына торалар. Тәкә чынлап та шәп токымлы булып чыкты,--дип шаярта хуҗа. Туганнарыннан, районнан да ярдәм тоялар үзләре. Район башлыгы әлеге хуҗалыкка саву аппараты бүләк иткән. Зояга 6 сыерны саву өчен хәзер бер сәгатҗ вакыт китә икән.
    --Югыйсә, Казаннан квартира да юнәткән идек. Китмәдек. Кендекләребез туган нигезгә нык береккән шул. Шөкер, ни теләсәк шуны табынга куяр мөмкинлдегебез бар. Авылның һавасы гына да ни тора,-ди Николай.
    Әйе, бүген Крәшен Казысында 50 дән артык йортта халык багыш итеп яши. Николайның бертуган абыйсы Александр да авылда калган. Аңарда да нәк шундый ук тормыш итү, яшәү рәвеше. Абзар тутырып мал асрыйлар. Аты, мөгезле эре терлеге, дуңгызы дистәләгән саннарда йөри.
    Менә шулай, Шаровлар кебек тынгысыз күңелле, заманга ярашлы гаиләләр булганда авылның яшәргә хакы бар әле. Әлегә генә түгел, киләчәктә дә.
    Вазыйх Фатыйхов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: