Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Абруйлы табиб

    Андый кешеләр турында язуы җиңел дә, күңелле дә. Җиңел, чөнки матур сүзләр сайлап интегәсе юк. Күңелле, чөнки кешесе яхшы. Сүзем район үзәк больницасының нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Владислав Васильевич Мандрейкин турында.

    Гомерлек һөнәр сайлау һәрберебез өчен мөһим адым. Ул синең сәләтеңә дә, күңелеңә дә якын булырга, шул ук вакытта кешеләргә файда китерергә тиеш. Әмма һөнәр сайлауга төрле факторлар тәэсир итә. Бу җәһәттән Владислав Васильевичка ике туган абыйсы хәрби хирург Валерийның йогынтысы көчле була. Нурлат районының Якушкинский мәктәбендә укытучы булып эшләгән әти-әнисе Зоя Федоровна белән Василий Степанович та уллары сайлаган һөнәрне хуплыйлар. Чөнки укытучы белән табиб һөнәрләре арасында охшашлыклар күп бит. Икесенең дә үз эшләренә җаваплы карауга кеше язмышлары бәйле.
    1975 елда Казан медицина институтыннан хирург белгечлеге алып чыккан егетне район үзәк больницасы баш табибы Фарук Сәлах улы Мифтахов Балык бистәсенә алып кайта. Сүз дә юк, Ф.Мифтахов перспективалы белгечләрне таба белгән шул. 10 ел операция өстәле артында тора Владислав Васильевич. Дистәләгән кешенең гомерен саклап кала, йөзләгән балыкбистәлегә сәламәтлекләрен кайтара. Ул хирургия бүлеген җитәкли. Баш табиб урынбасары булып та эшли. Соңгы елларда В.Мандрейкин нурланышлы диагностика бүлеге мөдире.
    -Авыруны уңышлы дәвалау күп очракта дөрес итеп, вакытында диагноз куюга бәйле,-ди табиб. Шуңа да безгә кешеләрнең сәламәтлеге, тормышы өчен зур җаваплылык ята. Медицина фәне урынында тормый бит. Даими рәвештә һөнәри белемнәрне камилләштерергә туры килә. Заманча медицина җиһазларын үзләштерергә кирәк. Шулай да техник прогресс та, иң заманча методикалар, дарулар да авырулар белән җылы мөгамәләне алыштыра алмый инде. Кешеләр безгә үз авырулары белән киләләр. Һәр кешегә җылы сүз табу, тынычландыру, өмет уяту безнең һөнәрнең аерылгысыз өлеше.
    Владислав Васильевичның бу сүзләрендә аның кешелек, һөнәри һәм рухи сыйфатлары ачык чагыла.
    Коллегалар арасында хөрмәт коллективка, эшеңә, авыруларга карата мөнәсәбәт белән яулана. Ә Мандрейкин чын абруй казанган шәхес. 1989 елдан бирле ул район медицина хезмәткәрләренең профсоюз комитетын җитәкли, колегаларының мәнфәгатьләрен яклый. Ә бу җиңел эш түгел. Кайвакытта принципиаль, таләпчән булырга кирәк. Коллегалары аны елның-елында үзләренең профсоюз лидерлары итеп сайлап куялар. Ышаналар, хөрмәт итәләр, димәк. Район Советы депутаты булганда ул сәламәтлек саклау буенча район комиссиясен җитәкли. Шул елларда ул ФАП фельдшерларына да авыл җирендә яшәүчеләр өчен бирелә торган ташламалардан файдалану хокукын алуга ярдәм итә.
    Тормыш иптәше Надежда Ивановна-ашыгыч ярдәм фельдшеры-аның ышанычлы ярдәмчесе. Өлкән улы Руслан электр поездында машинист булып эшли. Ә Олег Зәйдә ветеринария табибы. Кече кызлары Ксения дә үсеп килә. Иртән күтәренке күңел белән эшкә бару, ә кичен шатланып өйгә кайту-кеше бәхете шулдыр инде. Татарстан республикасының Почетлы сәламәтлек саклау хезмәткәре Владислав Мандрейкин 37 ел эшләү дәверендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының һәм РФ бәйсез профсоюзлар федерациясенең Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
    30 майда ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без дә аны чын йөрәктән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегендә уңышлар телибез.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: