Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Зөлфия Әхсанова: игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Мотоцикл белән егылып имгәнгән Бикчурай егетен Котлы Бөкәш шифаханәсенә салалар. Егетнең хәлен белергә килгән дусты чибәр, ак халатлы шәфкать туташы Зөлфиягә игътибар итми кала алмый

Шунда алар сөйләшеп тә китәләр. Булачак гомерлек юлдашын шушылай очратырмын дип кем уйлаган? Язмыш дигәнең Зөлфия белән Әльфридне әнә шулай кавыштыра. Шул еллардан бирле өч дистәгә якын вакыт үтеп киткән. Ә Зөлфия исә үз иткән һөнәрен бүген дә яратып башкара. Ул Бикчурай авылында шәфкать туташы булып эшли.

-Авылда 205 кеше яши, унҗиде яшькә кадәр утыз сигез, яңа туган ике бала бар. Авырып килүчеләргә вакытында ярдәм күрсәтелергә тиеш. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Чирләре көчле булган, шифаханәдә дәваланырга кирәк булганнарын Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясенә озатам,-ди Зөлфия Әхсанова.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманың тулы вариантың газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X