Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ул быел да беренче

Елның-елында "Кама" агрофирмасында беренчелекне бирмәгән Миннур Минеханов быел да язгы чәчүдә лидерлык итә.

Без инде аның хуҗалыкта һәм район күләмендә чәчүне беренче булып башлап җибәрүе хакында хәбәр иткән идек. Хезмәт сөючән механизаторның аягы җиңел булды, күрәмсең. Хуҗалыкта язгы кыр эшләре уңышлы төстә тәмамланып килә. Агрегатларның барысы да көйле эшли. Биредә быел да Миннурга тиңнәр юк. Ул үзенең МТЗ-1221 тракторы белән 1000 гектарга якын мәйданда чәчү үткәрергә өлгергән. Җитәкчеләре һәм белгечләр дә аның хезмәтеннән канәгать.
-Бар эшне дә булдыра ул. Чәчүдә дә, туфрак әзерләүдә дә һәр сәгатьтән оста файдаланды. Ул чәчкән участоклар әллә кайдан аерылып тора,-ди баш агроном Газиз Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X