Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тәвәккәллек адымнары...

Күп төбәкләрдә фермерлык-крестьян хуҗалыклары да рәтләп эшләп китә алмаган бер мәлдә, районыбызда 45 кешенең үз авылларында гаилә фермалары төзергә планлаштырулары куанычлы хәл. Димәк, халкыбыз заман рухын тоеп яши, киләчәккә йөз тотып гомер итә.

Бу мисаллар безнең халыкның тырыш, эш сөючән, тәвәккәл булулары хакында сөйли. Шулай булмаса, коры җирдә күпләрне сокландырып производство үзәкләре калкып чыгар идемени? Бүген инде районыбызда дистәдән артык гаилә фермасы эшли. Һәркайсы үз авылларыннан 3-4 кешене эшле иткән. Заманча алымнарга күчү авыл кешесен мөстәкыйльлеккә, һәр адымын уйлап, исәпләп эш итүгә һәм икътисадый яктан чыгып фикер йөртергә, план кора белергә өйрәтә. Әлбәттә инде хөкүмәт тә үз вәгъдәсендә торып реаль ярдәм күрсәткәч бу яңалык тагын да үсеш ала башлады. Районыбыз авылларында мондый олы эшкә керешергә ният кылып йөрүче һәркемнең җитди һәм төпле планнары бар. Югары Тегермәнлек авылында берәүнең үз гаилә фермасы булдыру уе белән йөрүен ишеткәч, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Рөстәм Сәлахов белән шунда юл тоттык.
Авыл читендә урнашкан Рамил Закиров хуҗалыгы шактый матур, төзек булуы белән күзгә ташлана. Егет кече яшьтән үк әти-әнисенә булышып, аннары колхозда эшләп чыныгу алган. Үзвакытында ул авыл хуҗалыгы өчен аеруча кирәкле һөнәр иясе булуга ирешкән. Район "Сельхозтехника" берләшмәсендә эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштергәч колхозына кайткан. Әле дә ул елның-елында диярлек авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруда актив катнаша. Әмма хуҗалыкта ел әйләнәсе тотрыклы эш урыны булмаганлыктан, Рамил үз эшен ачарга уйлаган. Иң элек йорт-җирен ныгыткан, матур итеп, күпләрне сокландырып койма тотып алган. Авыл кешеләренә дә булыша ул, мунча мичләре ясап бирә. Ярдәмчел, тырыш егетне авылда һәркем диярлек мактап телгә ала. Үз халкының тормыш-көнкүреш хәле белән кызыксынып яшәүче, озак еллар авыл Советы рәисе вазыйфаларын башкарган, бүген Югары Тегермәнлек мәктәбен җитәкләүче Рамазан Кәбировтан да Рамил турында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килде.
-Эштән куркып кала торганнардан түгел ул, кулыннан килмәгәне юк, барысын да булдыра. Тормыш иптәше Гүзәлия дә үзе төсле уңган, булдыклы. Укучыларга белем бирүдә заман технологияләреннән оста файдалана. Балалары да үзләренә охшаган, тырышлар, башлаган эшләре дә дәвамлы, озын гомерле булыр дип ышанам,-диде ул.
Чыннан да, Рамил Закиров һәр адымын исәпләп, уйлап эш итә торганнардан икән шул. Әлеге олы эшкә керешкәнче ул инде кайбер хәзерлек эшләре күрергә дә өлгергән. Трактор һәм аңа туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары сатып алган. Төзеләчәк ферма биләмәсен һәм пай җирләрен рәсмиләштерү мәшәкатьләре белән йөри. Котлы Бөкәш авылында урнашкан "Чаллы" фермерлык хуҗалыгында булып, аларның эш алымнары белән танышып чыккан. Хыялы чынга аша калса, үз фермасында ул да 50 баш сарык үрчетергә исәп итә. Бүген инде аның абзарында дистәгә якын сарыклары, сыеры, бозаулары бар. Ә аларны күбрәк 9 сыйныфта укучы улы Назим белән карыйлар алар. Улына ул шулай итеп терлекчелек нигезләрен өйрәтә. Кызы Нәзилә дә әнисенең ышанычлы булышчысына әйләнгән. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт сөючән бу гаилә һичшиксез үз максатына ирешер. Тәвәккәллек-ярты уңыш дип, тикмәгә генә әйтми бит халык.

Рәсемдә: Рамил Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X