Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Тирә-юньдә аңа тиңнәр юк

"Аяз-Ойл" хуҗалыгына барып чыккач, аның җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов безне бу хуҗалыкның иң ышанычлы, алдынгы тракторчысы белән таныштырды.

Зур Мәшләк авылының өске ягында урнашкан күпьеллык үлән җирендә беренче чабылышыннан чыккан масса җыюны тәмамлап киләләр иде. Эштә һәр механизатор зур өлгерлек күрсәткән. Директорлары мактап телгә алган тракторчы Миннегәрәй Әхмәтшин печән рулонлап җыюда иң активларның берсе. Ул шулай елның-елында производствода алгы сафта бара икән.
Хезмәт даны аңа җиңел бирелми. Бикчурай Чаллысы авылында туып-үскән малай 8 сыйныфны тәмамлагач, район үзәгендәге 85 нче һөнәри-техник училищега укырга керә. Бик тырышып белем ала ул. Гамәли фәннәрне дә, авыл хуҗалыгы машиналарын да яратып өйрәнә. Ул анда авыл хуҗалыгы машиналарының серләренә, тагылма агрегатлар белән эш итәргә, тракторларны сүтеп җыю күнекмәләренә төшенә. Һәр җәйдә диярлек урып-җыюда катнашып күркәм нәтиҗәләргә ирешә. Ә укуын тәмамлагач аны хәрби хезмәткә чакыралар. Иң элек Чита өлкәсенә, аннары Монголия далаларына озаталар аларны. Училищеда 3 ел дәвамында белем алуы биредә бик ярап куя. Миннегәрәйне сугышчан машина механигы итеп билгелиләр. Монда әле ул квалификациясен күтәрүгә дә ирешә. Үрнәк хезмәте өчен күп мәртәбәләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы булып җитешә. Туган авылына кайтып колхозга эшкә килгәч тә ул вакыттагы баш инженер Нәдерша абыйсы Зиннәтов егетне сөенеп кабул итә. Әмма шул ук вакытта бераз шикләнеп бу сәләтле яшь механизатор бездә озак тоткарланмас инде дип аңа шактый таушалган иске трактор тапшыра. Ләкин күпне күргән хәйләкәр белгечнең бу уйларын бик тиз сизеп ала егет һәм авылдаш механизаторлары ярдәме белән тракторны көйләп эшкә керешә. Менә кайда кирәк була аңа хәрби хезмәт күнекмәләре. Егет тиз арада үзен уңай яктан таныта. Шуңа бераз эшләгәч аңа МТЗ тракторын тапшыралар. Үзенә йөкләнгән һәр эшне күңел җылысын биреп башкарырга тырыша ул. Шулай итеп егет үзенең нәрсәгә сәләтле булуын бик тиз күрсәтә. Кайберәүләр кебек яңа трактор сорап та аптыратмый. Инде менә МТЗ-80 тракторын кабул итеп алуына да тиздән 20 ел булачак. Бүген дә әле ул күпләрне читкә куя. Бервакытта да сәбәпсез эш калдырганы юк.
-Хуҗалыкта терлек азыгы хәзерләүдә ул күпләрне сокландырды. Кырда берүзе 300 тоннадан артык печән җыеп алды,-ди җитәкчеләре.
Әнә шулай ел әйләнәсе эштә ул. Бу көннәрдә инде яшел уракның икенче этабы сенаж салуга хәзерләнәләр. Быел да Минненгәрәй тракторы белән кырдан базга яшел масса ташыячак. Үзенә йөкләнгән эшне төгәл һәм җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән механизаторны хезмәттәшләре һәм авылдашлары да хөрмәт итәләр.

Рәсемдә: Миннегәрәй Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев