Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Кыйбласына тугрылыклы калган ул

Татьяна Макарова балачагында табиб булып, гомер буена райондашларын дәваларга хыялланып үсә. Тик тормыш кануннары аңа үз төзәтмәләрен кертә. Балык бистәсендә ишле гаиләдә үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач укырга керү уе белән Казан шәһәренә юл тота. Ерак туганнарына туктала ул. Тик алар аннан укырга керүен кичектереп торуын сорыйлар һәм шәһәрнең Вахитов...

Татьяна Макарова балачагында табиб булып, гомер буена райондашларын дәваларга хыялланып үсә. Тик тормыш кануннары аңа үз төзәтмәләрен кертә.
Балык бистәсендә ишле гаиләдә үскән кыз урта мәктәпне тәмамлагач укырга керү уе белән Казан шәһәренә юл тота. Ерак туганнарына туктала ул. Тик алар аннан укырга керүен кичектереп торуын сорыйлар һәм шәһәрнең Вахитов районы иминият компаниясенә эшкә урнаштырырга уйлауларын әйтәләр. Алдан ук сөйләшенгән булса да җитәкчеләре иң әүвәл кызның нәрсәгә сәләтле булуын сынау нияте белән, аңа эш йөкли. Һәм дә яңа эш урынында сынау бер ел дәвамында тукталмый. Бер ел эшләгәч унсигез яше тулган көнне генә җитәкчесе үзен уңай яктан күрсәтүен, сынауны яхшы үтүен әйтеп, тырышлыгы өчен аңа исемле өстәл сәгате бүләк итә. Бер караганда кыска гына вакыт эчендә ул коллективның иң яшь, өметле хезмәткәре булып таныла. Белем ягы сай булуын аңлап, кыз производстводан аерылмыйча гына финанс- икътисад техникумына укырга керә. Хезмәте белән укуын тәңгәл алып барса да, сынатмый ул. Укуында да , эш урынында да мактала. Мәктәптә математика фәнен яхшы белүе дә зур этәргеч ясый аңа. Мәктәп елларында, гомере буена район үзәгендә хат ташучы булып эшләгән әнисе Таисия Ивановна кызының үз хезмәтенең дәвамчысы булын тели. Шулай бервакыт кунакка кайткач, ул район мәдәният йортында Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Володя белән таныша. Шактый вакыт очрашып, аралашып, йөргәннән соң алар гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәшен уку йортын тәмамлагач министрлык юлламасы белән районыбызга эшкә җибәрәләр. Шулай итеп алар туган ягыбызга кайтып төпләнәләр. Шактый гына тәҗрибәсе булган кызны район иминият бүлегенә сөенеп кабул итәләр. Татьяна сайлаган хезмәтенә тугрылыклы кала. Инде утыз елга якын ул томышта кыен хәлдә калган, зур фаҗигагә юлыккан райондашларына булыша алуына сөенә.
-Безгә килүчеләрне кире борганыбыз булмады. Алар өчен җылы атмосфера тудырырга тырышабыз,-ди ул.
Бүгенгесе көнне менеджер хезмәтен башкаручы Татьяна Макарова районыбызда хезмәт куйган дистәдән артык иминият агенты эшен контрольдә тота. Республика күләмендә эшләгән 57 оешма арасында безнекеләрнең беренче унлыкта баруында аның да өлеше зур.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев