Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Коллективның олы җиңүе

Халкыбызны яраткан бәйрәме Сабантуй алдыннан "Вамин-Татарстан" акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышында район сөт-май комбинаты директоры Камил Садыйковка куанычлы хәбәр җиткерделәр.

Безнең район сөт-май комбинаты продукциясе "Алтын көз" Бөтенрәсәй конкурсында җиңеп чыкты һәм "Крестьянский" маркалы сыер мае алтын медальгә ия булды.
-Коллективыбыз бу олы җиңүгә бердәм тырыш хезмәтләре, белгечләребез куйган таләпләрнең төгәл үтәлеше, заман рухында җиһазланыш һәм әлбәттә инде кабул ителгән сөтнең яхшы сыйфатлы булуы нәтиҗәсендә ирештеләр,-ди комбинат директоры. Ә монда һәркайсына орден бирерлек, үз эшләренең чын осталары эшли. Әнә 30 елга якын май ясаучы хезмәтен башкаручы Любовь Гаврилова һәркөнне 1,5 тонна май җитештерә. Май аенда да алар республика сәүдә нокталарына яхшы сыйфатлы 40 тонна продукция озатканнар.
Анда берсеннән-берсе куәтле эре заводлар арасында җиңеп алтын медаль яулау тагын бер мәртәбә районыбызның экологик яктан чиста урында урнашуы, терлекчеләребез җитештергән продукциянең югары сыйфатлы булуы хакында сөйли.
Комбинат эшче хезмәткәрләре өчен бу җиңү соңгысы булмас, иншалла. Аларга Бөтендөнья сәүдә оешмасына да җиңел генә кереп китәргә язсын.

Рәсемдә: баш технолог Татьяна Микуленкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев