Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Киләчәкләре өмет белән тулы

Кәсепчелек-тормыш нигезе, ди халык. Бүген андыйлар Яңа Арыш авыл җирлегендә дә бик күп. Шундыйларның берсе Мәдинә белән Әнәс Гыйльмухановлар гаиләсен күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин. Байтак кына авылдашлары кебек алар да кече яштән үк гаиләләрендә өлкәннәргә йорт эшләрендә булышып үскәннәр. Ә инде үз гаиләләрен булдыргач, күмәк көч, зур бердәмлек белән...

Кәсепчелек-тормыш нигезе, ди халык. Бүген андыйлар Яңа Арыш авыл җирлегендә дә бик күп.
Шундыйларның берсе Мәдинә белән Әнәс Гыйльмухановлар гаиләсен күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин. Байтак кына авылдашлары кебек алар да кече яштән үк гаиләләрендә өлкәннәргә йорт эшләрендә булышып үскәннәр. Ә инде үз гаиләләрен булдыргач, күмәк көч, зур бердәмлек белән йорт җиткезгәннәр, күп итеп терлек асраганнар. Бер сүз белән әйткәндә, тырыш хезмәтләре белән көн күргәннәр алар. Мәктәп елларыннан ук терлекчелекне үз иткән Әнәс ир-егетләр өчен кирәкле булган механизатор һөнәре серләренә өйрәнә. Хуҗалыкта күп еллар дәвамында тракторчы булып эшли. Районыбызда кече эшмәкәрлеккә юл ачылгач, тормыш иптәше Мәдинә белән киңәшләшеп алар үз йортлары янәшәсендә гаилә фермасы ачып җибәрергә булалар. Бу максаттан күршеләрендә буш торган йорт урыннарын сатып алалар. Аннан кредит алып төзелеш эшенә керешәләр. Кыска гына вакыт эчендә 10 х 70 метр зурлыкта менә дигән гаилә фермасы калкып чыга. Үз эшләрен башлаучыларга дәүләт ярдәме дә ярап куя. Алар ул акчага терлекләр сатып алалар. Бүген исә аларның фермаларында 35 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 5 се савым сыерлары. Әти-әниләренә өч уллары да терлекләр карауда, азык әзерләүдә бик теләп булышалар икән. Илфрүз белән Фирдүс югары уку йортларын тәмамлап Казан шәһәрендә эшләсәләр дә җәй айларында әти-әниләренә бик зур ярдәм күрсәтәләр.Гыйльмухановларның бүген фермаларында 10 баш атлары да бар. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә егетләрнең үз атларында йөгереп авыл, район күләмендә җиңүләре дә очраклы түгел димәк. Фермерлык хуҗалыгы бүген киләчәккә матур уй-планнар белән яши. Быел алар 54 гектар җир алып рәсмиләштергәннәр. Киләчәктә малларны үзләрендә җитештерелгән азык белән тәэмин итәргә уйлыйлар. "Ничек итеп барысына да өлгерәсез?"-дигән соравыма, Мәдинә тыйнак кына итеп болай дип җавап бирде: "Гаилә башлыгы Әнәснең бар эшкә дә кулы ятып тора. Ферма төзелешендә дә күп эшне үзе башкарды. Ул әле менә дигән умартачы да, бакчабызда 50 оя бал кортларыбыз бар",-диде ул. Мәдинә дә төшеп калганнардан түгел, үз фермасында булган 5 баш сыердан алынган сөт белән бергә авылдашларыннан да җыеп һәркөнне хәзерләүчеләргә 800 килограмм чамасы озата. Фермерлар бүгенге эш барышларыннан канәгать. "Әгәр район җитәкчелеге үзвакытында тиешле ярдәм күрсәтмәсә, без болай үз эшебезне тиз генә башлап җибәрә алмас идек",-диләр алар. Барысын да киләчәкне күз уңында тотып эшләгәннәр. Киләчәктә әнә үзләрендә җитештергән продукциягә сорау зур булуын фаразлап үз йортлары янәшәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итүче кибет ачарга да планлаштыралар. Бер сүз белән әйткәндә, Гыйльмухановларның гаилә фермасы матур өметләрдә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X