Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Җиңел түгелдер, әмма үзе сайлаган юл

Урып-җыюның иң кызган көннәрендә "Кулон-Агро" хуҗалыгында кырдан 550-600 әр тонна яңа уңыш ашлыгы кайтарылып, тоткарлыксыз, киптерелеп складларга урнаштырып барылды. Ә аны өзлексез ташып торуда хуҗалык автотранспортчылары аеруча нәтиҗәле эшләгән быел.

Хуҗалыкның баш белгече Рәшит Нәҗипов безне иң уңган автотранспортчы Фәнил Хәбибуллин белән таныштырды. Аның техника утарыннан шәһәргә юл тотуы иде. -Без кырдан биш КамАз автомашинасы куәтле алты чит ил комбайннарына хезмәт күрсәттек. Хуҗалыгыбыз кырлары бөтен районыбыз буенча чәчелеп урнашканлыктан ерак басулардан ындыр табагына ашлык ташуда да тоткарлык булмады. Комбайннар бер минутта тик тормады,-ди ул.

Кырларда игеннәрне тулысынча диярлек җыеп алсалар да, егет әле дә руль артында. Биредә районның иң эре төзелеш объекты-булачак терлекчелек комплексы өчен ул кирәкле материаллар ташуда башлап йөри. Иңендә утыз еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Фәнил коллективта берничә ел гына эшләвенә карамастан, бик тиз танылырга өлгергән. Озак еллар дәвамында район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куйганлыктан ерак юлларга чыгып китүдән һич кенә дә тартынмый ул.

Идрис Аметов.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X