Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Хат ташучы Анна Федоровага авыл кешеләре бик рәхмәтле

Авыл җирендә, мәсәлән гомер-гомергә хат ташучы хезмәте игътибар үзәгендә булды. Хәер, бүгенгесе көнне дә әле халык аларга зур хөрмәт белән карый.

Бик күпләр аларны авылда олы кунагын каршы алгандай көтеп алалар. Районыбыз чигендә урнашкан Алан Полян авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Илсияр Плотникова да үз биләмәләрендә яшәүчеләргә игелекле хезмәт күрсәтүче хат ташучылар турында җылы сүзләр әйтте, авылдашларын бик күп олы мәшакәтьләрдән коткаруларын белдерде. Иң авыр участокларның берсендә хезмәт куючы, хат ташучы Анна Федорова эшенә һәрвакыт җаваплы карый. Ул үзенә йөкләнгәнне төгәл башкарырга гадәтләнгән. Һава торышы нинди генә булуга карамастан, Шомырбаштан Алан Полян авылына йөреп, авылдашларына газет-журналлар, хат, посылкалар, пособиене вакытында таратырга тырыша ул. Моннан тыш, ул авылдашларын тагын бер олы эштән коткара. Алардан коммуналь хезмәтләр, газ, электроэнергиясе өчен түләүләрне дә вакытында җыеп ала. Тормыш хәлләрен яхшырту максатыннан авылдашларының алган кредитларын түләүне дә еш кына үз өстенә ала ул. Шулай итеп бик күпләрне район үзәгенә барып йөрү мәшәкатеннән коткара. Авыл җирлеге башлыгы Исмагыйл Сафин да аның, авыл халкына хезмәт күрсәтүеннән кәнәгать булуын әйтте.

Идрис Аметов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев