Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ел әйләнәсе мактала

Балыклы Чүкәй авылында яшәүче Миннехан Абдуллинның автомашина руле артына утыруына быел 40 ел тула.

Мәктәпне тәмамлагач авылда калып "корыч айгыр" иярләргә исәп итә. 9 ел Бөек Ватан сугышында йөреп кайтып, озак еллар күмәк хуҗалыкта атлар караган әтисе Миргазиз ага үзе урынына эшкә калдырырга теләвен белдергәч, Миннехан: "Хәзер замана икенче инде",-дип тракторчылар курсына барырга теләвен әйтә. Билгеле инде күпне күргән фронтовик аның сүзенә каршы төшми. Шулай итеп егет укуын тәмамлап, кулына урта белем турында таныклык алгач, район үзәгенә укырга китәргә әзерләнеп йөри. Нәкъ шул вакытларда, аны һәм тагын ике иптәшен район хәрби комиссариатына чакыртып, аларга Мамадыш шәһәренә автомобильчеләр курсына укырга юллама бирәләр. Кулына таныклык алып туган авылына кайткач, ул машина-трактор паркында ремонт эшләрендә катнашып беркадәр хезмәт күнекмәсе алырга өлгерә. Ә көзен аларны хәрби хезмәткә озаталар. Беренче әзерлек курсларын Украинада үтә ул. Ә армия хезмәтенә Белоруссиягә күчерәләр. Авиация частена хезмәт күрсәтеп куәтле "Урал" автомашинасында йөри егет. Ә инде монда автомашина йөртү күнекмәләрен уңышлы үткәч, аны автобуска күчерәләр.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Миннехан Абдуллин. автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев